Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мария Савельева: «Рәхәтләнеп тауда шудык – күңелләрне күтәрдең...»

Искечә Яңа ел уңаеннан, Түбән Кама районының Келәтле авылыннан Мария Савельева шигыр юллый.

"Кыш бабай"

Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,

Җөрисең җырлап-биеп.

Кар көртләрен мул итеп,

Төнлә бирәсең өеп.

 

Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,

Ишегалларына керәсең.

Керәсең дә кунасың,

Кергәч, килми китәсең.

 

Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,

Бер кич кунгач китмисең.

Язга кадәр торасың,

Беркемгә үч итмисең.

 

Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,

Бизәкләрең күптөрле.

Таң атканчы армый-талмый

Бизәп куйдың һәр өйне.

 

Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,

Үз нормаңны үтәдең.

Рәхәтләнеп тауда шудык,

Күңелләрне күтәрдең.

 

Әй, Кыш бабай, без әйтәбез,

Язга кадәр тор, диеп.

Озатырга да килербез,

Язга урын бир, диеп.

(Фотода: Түбән Кама керәшен оешмасы активистлары. Мария Савельева – сулдан икенче)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев