Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мамадышлылар “Кәмит Җәвит” тапшыруында кунакта

Тапшыруда килгән кунаклар кызык вакыйгалар, мәзәкләр сөйләп, рәхәтләнеп ял итәләр.

17 сентябрь көнне ТНВ телеканалының «Кәмит Җәвит» тапшыруында Мамадыш керәшеннәре дә булып кайткан. Исегезгә төшерәбез, тапшыруны танылган артист Җәвит Шакиров алып бара. 

«Җырлап, биеп рәхәтләнеп капка төбендә утырдык. Комазан башыннан «Карендәшләр» фольклор ансамбле пирмәнкә, тутырма, бөккән алып чыктылар. Дүсмәтнең — «Җиңгәчәйләр», Колышчының — «Покрау», Владимир авылының «Талир тәңкә» ансамбле солистлары булды. Ташлыярдан Александр дәдәй, Юкәчедән Валерий Шрыков та катнашты», — дип сөйләде Мамадыш район мәдәният йорты методисты Роза Галкина.

Тапшыруны тиздән зәңгәр экраннардан карап булыр, төгәл вакытын хәбәр итәрбез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев