Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Людмила Аланлы: “Бәйрәмнәрнең иң матуры синең туган көн икән”

Бүген шагыйрә, композитор, жырчы Людмила Аланлының гомер бәйрәме туган көне.

Карендәшебез Людмила Аланлы Лениногорск районының бердәнбер керәшен авылында – Федотовкада туып-үсә.  Һәрвакыт керәшен гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп, санлап яши.

1998 елда Людмила беренче тапкыр көйләр яза башлый. Людмила Аланлы – өч китап авторы.

Ул Григорий Родионовның иҗатын һәрвакыт танытып тора. Аның шигырьләренә көйләр иҗат итә.

Безнең “Туганайлар” газетасы белән дә тыгыз элемтәдә торып, матур җырлары, шигырьләре белән бүлешә.

Чын күңелебездән котлыйбыз. Исәнлек – саулык телибез!

Людмила Аланлы үзе иҗат иткән “Туган көнең” җырын сезгә тәкъдим итәбез.

 

1. Бәйрәмнәрнең иң матуры

Синең туган көн икән!

Куанычлар алып килгән,

Безне бәхетле иткән!

 

Кушымта: Туган көнең, туган көнең,

Кояш кебек күңелең;

Бәхет-шатлык тоеп яшә,

Озын булсын гомерең!

 

2. Котлы булсын туган көнең,

Җырларыбыз – бүләккә;

Ак теләкләр яусын әле

Бүген синең хөрмәткә.

Кушымта.

 

3. Килгән дуслар, туганнарың,

Табының түре ямьле.

Уйнап-көлеп бәйрәм итик,

Бер күңел ачыйк әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев