Хәбәрләр

Лидия Әхмәтова туган ягы Кайбычка клип багышлый

Җырның исеме дә – «Кайбычым»

Талантлы җырчыбыз, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы, Казан федераль университеты профессоры, Татарстанның филармоник джаз-оркестры җитәкчесе Лидия Әхмәтова шушы көннәрдә "Кайбычым" дип аталган җырына клип чыгарды. 

Клип Кайбычның үзендә – җәйге табигать кочагында төшерелгән. 

 

– Халык җыр сәнгате белән танышуым сабый чакта, әнием бишек җырлары көйләгәндә үк булды. Утырмага килгән әби-апаларның төрле тавышка сагышлы һәм моңлы халык җырларын җырлаулары да һаман истә. Һәр авыл баласы кебек үк, мин дә табигать белән бербөтен итеп тоям үземне. Шуңа, бу җырыма һәм аның клибына да туган якка мәхәббәтемне салдым. Аны яшь буын да күреп, тоеп алсын иде, – дип сөйли халык җырчысы. 

Клип инде барлык медиа мәйданчыкларда бар. 

Видео: Л.Әхмәтованың шәхси битеннән

 


Нет комментариев