Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лариса Әхмәтшина: “Быел да яраткан газетам “Туганайлар” белән бергә булачакмын “

Чыгышы белән Минзәлә якларыннан булган Лариса Әхмәтшина узып баручы елга нәтиҗәләр ясады һәм киләсе елга өметләре турында сөйләде.

– Үтеп баручы 2023 нче ел минем өчен бик истәлекле булды.  Иң мөһиме,  Аллага  шөкер,   балалар  һәм оныклар, туганнар  - барыбыз да  исән-саулар.

Яз айларында яраткан “Туганайлар” газетасы үткәргән 1 нче Россиякүләм керәшен марафоны оештырылу, анда  катнашу минем өчен  зур вакыйга булды, нәсел-тамырларны, йолаларны, истәлекләрне барладым. Бу үзе үк күңелгә зур рухи канәгәтьлек бирде.  Җәй көне  моңа кадәр күрмәгән яңа җирләрне күрергә насыйп булды:  июль аенда иптәш кызым Мөнирә белән Кавказга  сәяхәткә бардык. Анда  Чечен, Карачай-Чәркәс, Кабардин-Балкар, Ингушетия республикаларында  булдык, Кисловодск, Железноводск, Ессентуки, Грозный шәһәрләрен, Пушкин һәм Лермонтов белән бәйле бик күп истәлекле урыннарны  күрдем. Август аенда Карелия республикасына сәяхәт иттем,  тагын да бик күп яңа урыннарны күреп, искиткеч күп тәэсирләр белән кайттым. Күпьеллык педагогик хезмәтемә бәя буларак, укытучыларның август киңәшмәсендә  РФ Мәгариф  министрлыгының  “Һөнәргә тугрылык өчен”  күкрәк билгесе белән бүләкләндем.  Моннан да зур шатлык-сөенеч булырга мөмкинме?! Шуңа да мин 2023 нче елны, Ходаебызга шөкер итеп, зур рәхмәтләр белән озатам.

Киләсе 2024 нче елга зур өмет-ышанычлар белән аяк басам. Иң зур теләгем – илебездә дә, җиребездә дә  тынычлык урнашсын, кешеләрнең газизләре исән-сау гаиләләренә әйләнеп кайтсын иде. Быел да барыбыз да исән-сау булып, кайгы-хәсрәтсез яшәсәк иде.  Гаиләбездә зур шатлыклы  вакыйгалар көтелә: быел икенче кызым Лилиянең (сүз уңаеннан, Лилия Казанда университетта укыганда республика керәшен яшьләре оешмасы “Бәрәкәт”нең беренче оешкан көненнән үк актив члены, “Айбагыр” керәшен балалар лагерында вожатый да булды, үзебезнең авыл керәшен егете Аллен белән гаилә корып, хәзер Чаллыда яши) кызы, оныгым  Лия беренче класска бара. Аңа зур уңышлар телим. Казанда яшәүче олы  кызым Алисаның  кызы  Алима 3 нче класста укый, йөзү буенча уңышлары бар. Кечкенәбез Морат татар балалар бакчасына йөри, зур сөенечебез – көттереп кенә матур итеп сөйләшә башлады быел. Балаларым һәм оныкларым барысы да исән-сау булсыннар, беркемгә дә Ходай балалар кайгысы күрергә язмасын иде.

 Быел да яраткан газетам “Туганайлар” белән бергә булачакмын, моның  өчен  газетага күптән  язылдым инде.   Түземсезлек белән икенче керәшен марафонын  көтәм инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев