Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ләке — Сармандагы керәшен культурасы утраучыгы

Сарман районы керәшеннәре Я. Емельянов исемендәге мәдәният үзәккә, үз айлыкларын йомгаклауга багышланган «Җакын дуслар җыелышкач» кичәсенә жыйды.

«Җакын дуслар җыелышкач» кичәләренә хас традиция буенча, Сарман ягы керәшеннәре бәйрәмендә, зал тутырып утырган тамашачы белән беррәттән, олы кунаклар да катнашты. Алар — Татарстан Рәисе эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе баш киңәшчесе Дмитрий Шипков, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров, Сарман районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Розалия Хөснимәрданова, район керәшен оешмасы җитәкчес Александр Андров һәм Сарман районының Ләке авыл җирлеге башлыгы Юрий Антонов. Дмитрий Шипков белән Тимур Кадыйровның чыгышлары һәр керәшенгә якын булган «арулармысыз» дип башланды. Алар милли мәдәниятне, йола-гадәтләрне, җыру һәм бәйрәмнәрне саклауның әһәмиятенә тукталдылар, Татарстанда төрле милләтләрнең үзара дус-тату яшәвен дә әйтеп, Сарман керәшеннәренә үз милли культураларын саклауда уңышлар теләделәр. Һәрвакыттагыча, бәйрәм мактауларга гына түгел, бүләкләргә, Рәхмәт хатларына да бай булды. 

Татарстанның керәшеннәр яшәгән районнары айлыкларына багышлап уздырылган кичәләрдән язма әзерләгәндә, гадәттә, теге яки бу «район керәшеннәре Җәкәү йортын гөрләтте» дигәнрәк фикер әйтелә. Сарман төбәге керәшеннәре кичәсе турында язганда бу сүзләр белән генә чикләнү дөрес булмастыр. 

Беренчедән, Сарман районы керәшеннәр авыл-авыл булып укмашып яши торган төбәкләрдән дә, керәшен мәдәнияте кайнап торган башкалабыз Казаннан да ерак. Икенчедән, Сарман ягында керәшен авыллары бик аз. Кичәне алып барган Римма Антонова сүзләре белән әйтсәк, «бармак белән генә санарлык, алар — Ләке, Наратасты, Түбән Чыршылы, Алан, Баткак. Дружба авыллары». Өченчедән, һәр керәшен авылында үз мәдәни учагы булган башка районнардан аермалы буларак, бу яктан, Сарман төбәгендә бары тик Ләке авылын гына шул якның керәшен культурасы утраучыгы дип авыз тутырып әйтеп була. Дүртенчедән, һәр кешесе жыру-көйләргә гашыйк Ләкенең үзеннән һәм бу районнан бар керәшен дөньясының горурлыгы, мактанычы булган асыл затлар — Ананий Малов (әдәби псевдонимы Ямаш Игәнәй); тылсымлы тавыш, моң иясе, Дружба егете Сергей Данилов (кичә үзе дә профессионалларга биргесез бу җырчының магнитофон язмасындагы «Сарман» җыры белән башланды); Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган очучы, шагыйрь Василий Данилов; Баткак егете, Г. Тукай исемендәге премия лауреаты, композитор, җырчы Роберт Андреев чыккан. Әле бишенче сәбәбе дә бар, анысы — Ямаш Игәнәйдән соң «Керәшен сүзе» гәҗитен яшәткән, шулай ук, озак еллар «Туганайлар» редакциясендә баш редактор булган, хәзерге вакытта шушы Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкне җитәкләүче, республика керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова да Сарман районының Түбән Чыршылы керәшене. 

Алтынчысын да языйм инде: Ләке авылының «Игәнә»се — республикабызда беренчеләрдән булып оештырылган өч керәшен халык фольклор ансамбленең берсе (ә тагын икесе — Иске Гришкинның «Бигәш»е һәм Яңа Усының «Усыкай буйлары»).

Әлбәттә, дистәгә якын фольклор коллективларына ия районнардан аермалы буларак, сарманлылар кичәгә үзләренең бердәнбер булган данлыклы "Игәнә«сен һәм шул ансамбль кочагында үсеп килгән «Айбагыр» балалар фольклор коллективын алып килгәннәр иде. Татар ягы Сарман районының Әхмәт авылыннан «Сәяр» ансамбле кызлары һәм егетләренең дә керәшен милли киемнәреннән чыгып, чын керәшеннәрчә җыру сузуларын күргәч, тиз генә нәтиҗә ясап куйдым: милли дуслыкның, татулык һәм үзара хезмәттәшлекнең менә дигән чагылышы! Димәк, Сарман районында керәшеннәрне үз итәләр, яраталар. Ни өчен икәне аңлашыла да, карусыз дәрәҗәдә эшчән, эчкерсез һәм һәркемгә кунакчыл бит бу халык. Дөрес, андыйлар өстенә йөкне дә, җаваплылыкны да өяләр генә...

«Игәнә»не беренче оештырылган ансамбльләрнең берсе, дидек. Узган гасырның җитмешенче елларында райондагы смотр-концертта Ләке авылыннан Тамара түти Подвалова һәм берничә хатын-кыз керәшен җыруын башкаралар. Ул чагындагы район җитәкчесе аларның җырлавын югары бәяли — керәшен сәхнә киеме тектерүдә ярдәм итә. Ә 1974 елда, югала башлаган жыруларны башкаларга да ишеттерү, аларны саклап калу максатыннан, Ләкедә «Игәнә» керәшен фольклор ансамбле оештырыла (җит. Роза Аксакова була). Ансамбльне Сарманның Наратасты, Ләке кебек керәшен авыллары яныннан ага торган елга исеме белән, Игәнә дип атыйлар. Сүз уңаеннан, Ананий Маловның (Ямаш Игәнәй) «Әй, Игәнә буе, әй, Ләке» шигырен халык көенә салып, «Игәнә» ансамбле үзенең гимнына әйләндерде. Кичәдә бу җыру да яңгырады. 

Кайбер ансамбльләр кебек, гомум танылган җырларны башкармады алар, ә үзләренеке генә булган көйләргә өстенлек бирделәр. Шундыйлардан, тугызынчы дистәне ваклаган Тамара түти Подвалова белән Нина Малованың кайчандыр Җәмәкәй бабайдан язып алган «Сарпинка күлмәккәем«не җырулауларны әйтеп үтәргә була. Тамара түтигә аерым игътибар, аны «кадерле кешебез, өйрәтүчебез» дип кенә йөртәләр. 

«Игәнә»нең «Аппакай, алмакай», «Шылтыр-шылтыр», «Урамнардан кемнәр килә» һәм башка җырулары тамашачыны керәшен моңы дөньясына алып китте. Эреле-ваклы «Айбагыр» (җит. Римма Антонова) балаларының «Ләке ауылы җыруы», «Керәшен такмаклары» залны елмайтып кына калмады, тамашачы гөрләтеп, кат-кат кул чапты. «Игәнә» җырчыларыннан Галина Такарликованың акапеллага башкарылган «Аш-су җыруы»на Тамара Подвалова, Ольга Асанова һәм Нина Малованың «Туганыма», «Кыз озатулары» ялганды. «Игәнә» ансамбле әле Сарман ягы керәшеннәренең кич утыруын да сәхнәләштергән иде. «Сәяр» ансамбле белән бергә, Ләке мәдәният йорты директоры Римма Антонова «Магнита» җыруын башкардылар. Бу кичәне оештыруга аеруча зур көч куйган Римманың һәм «Игәнә» ансамбле җитәкчесе Райлә Асанованың аерым җырлаулары да кичәне бизәде. Кичәдә заманча эстрада көйләренә дә урын бирелде. Сарманның оста җырчылары Раушания һәм Марат Вәлиевләрнең җырларын, 2021 елгы «Кряшен чибяре» титулы иясе Лиана белән аның ире Владимир Самойловларның парлап җырлауларын да ишетте тамашачы. 

Роберт Андреевның Клара Булатова сүзләренә язган үз җырын үзе уйнап, үзе җырлавын да озак алкышладылар. Клара апа Булатованың да видео-котлавы Сарман керәшеннәрен ярату, аерым бер ихтирам белән сугарылган иде. 

Түбән Чыршылы кызы Людмила Белоусова якташы Ямаш Игәнәйнең үзе иң яраткан «Чәчәк ясадылар кыяташтан» шигырен яттан сөйләде. Ә аның сугыш елларында хәбәрсез югалган керәшен очучысы Василий Данилов турындагы мәгълүматны җиткерүе күпләребез өчен яңалык булды. 

Василий Данилов 1916 елда ТАССРның Сарман районындагы Ләке авылында туган, 1934-1939 елларда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтында агроном-полевод белгечлеге алып чыккан. Институтта укыганда аэроклубка йөреп, запастагы пилот исемен ала. Мәктәптә укыганда да, институтта да шигырьләр, хикәяләр яза. 1940-1941 елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт итә, пехота училищесында укый. Орел шәһәреннән фронтка китә. 1943 елдан әнисенә хатлары килми башлый, ул хәбәрсез югала. Василий Даниловның кулъязмалары аның үз туганы — гомеренең азагына кадәр Казанда яшәгән җырчы Сергей Данилов гаиләсендә сакланган...

Сарман ягы керәшеннәре кичәсе күңелләрне сагыну-сагыш, моң белән тутырып, югары дәрәҗәдә үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев