Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Кряшен чибяре-2023» титулын Анжелика Павлова яулады

Конкурс финалында 10 кыз көч сынашты. Питрау бәйрәменең «Кряшен чибяре» мәйданы кич буе гөрләде.

«Кряшен чибяре-2023» титулына ия булу өчен, 10 чибәр керәшен кызы көч сынашты: Анастасия Шумитова (Мамадыш), Вероника Степанова (Балык Бистәсе), Сюзанна Карликова (Чистай), Анастасия Якимова (Мамадыш), Лиана Самойлова (Тукай), Анжелика Павлова (Теләче), Тамара Минова (Яр Чаллы), Лилиана Макарова (Теләче), Светлана Иванова (Мамадыш) һәм Ксения Александрова (Менделеевск). 

18-28 яшьлек кызлар катнашкан бу конкурста беренче урынны яулап Татарстан күләмендәге "Кряшен чибяре" Анжелика Павлова булды.

Икенче урында – Лиана Самойлова, өченче урында – Светлана Иванова.

Анастасия Шумитова  Мамадыш муниципаль районының «Кряшен чибяре» булып танылды. 

Шулай ук, һәрбер кыз аерым номинацияләрдә дә җиңүче дип табылды:
Лилиана Макарова — «Онлайн Кряшен Чибяре»;
Анжелика Павлова — «Иң сөйкемле»;
Анастасия Якимова — «Иң яхшы биюче»;
Анастасия Шумитова — «Иң җор телле»;
Лиана Самойлова — «Иң яхшы җыручы»;
Вероника Степанова — «Йолаларны яхшы белүче»;
Светлана Иванова — «Иң интеллектуаль»;
Тамара Минова — «Иң иҗади»;                                Ксения Александрова – «Халыкчан костюм»;
Сюзанна Карликова — «Иң уңган кыз».

Кызларның барысына да диплом һәм бүләкләр тапшырылды.

Нәтиҗәләрне игълан иткәннән соң, кызлар «Кряшен Чибяре» конкурсы гимнын башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев