Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Колбагышта изге чишмәне аруландырганнар

Теләче районының Колбагыш авылындагы чишмәне төзекләндереп аруландырганнар.

Һәр авылда җир астыннан бәреп чыккан, зур көчкә ия булган, күңелгә якын, кадерле чишмәләре була. Колбагыш авылындагы «Төшлекә» чишмәсе дә шундыйлардан. Элгәре вакытларда авыл халкы гел шул чишмәгә йөргән. Бүгенге көндә ул ташландык хәлдә булган...

Колбагыш авылыннан Кисилевлар гаиләсе әлеге чишмәне үз көчләре белән төзекләндергәннәр. 

«Дария, Николай Кисилевлар һәм аларның балалары Александр, Людмила, Марина авыл чишмәсен чистартып, матур итеп ясап, кечкенә часовня куйдылар, чиркәүдән тәреләр алып килеп оештырдылар. Бу чишмәдән аска таба елга агып төшә. Кисилевлар бөя бөяп, ташлар салып юлын да ясадылар. Ходай саулык бирсен аларга. Иртәңге келәүдән соң авыл халкы белән шул чишмәгә бардык. Энеле-дәдәйле священниклар Генадий белән Димитрий Сизовлар чишмәне аруландырдылар», — дип хәбәр итте карнедәшебез Мария Степанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Зур рэхмэт. Изге эшлэрегез савап булып узегезгэ эйлэнеп кайтсын, Авылдашлар!