Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен кызы – спорт остасы

Һәрчак яңа җиңүләргә омтылып яшәүче Анастасия Утяганова — республикабыз горурлыгы.

Зәй районының соклангыч керәшен авылларының берсе булган Сарсаз-Баграж авылы халкы тырыш-уңган кешеләре белән генә түгел, үзенең данлы көрәшчеләре, спортчылары белән дә еракларга билгеле.

Бу чыннан да шулай. Әлеге авылдан чыккан чаңгы ярышлары буенча Россиянең спорт мастеры һәм Татарстан Республикасы җыелма командасы әгъзасы Анастасия Утяганова авыл гына түгел, Зәйнең, республикабыз данын еракларга таныта.

Анастасияга 23 яшь. Чаңгы спорты белән белән Сарсаз-Баграж мәктәбендә укыганда 15 яшендә шөгыльләнә башлый. Спортка кереп китүе абыйсы Михаил үрнәгендә була. Михаил — көрәшче.

— Анастасия — ул безнең горурлыгыбыз. Мәктәптә укыганда бик актив кыз булды. Физкультура дәресләрен бик ярата иде. Турникта малайларга караганда да күбрәк күтәрелде. Аннан абыйсы Михаилга ияреп көрәш түгәрәгенә йөрде, әле малайлар белән көрәшеп тә карый иде. Кечкенә генә булса да, бик көчле ул. Гер күтәрү, чаңгы ярышларында районда гел беренче урыннарда булды, — ди физкультура укытучысы Петр Утяганов.

Кыз тугызынчы классны тәмамлагач, Зәй политехник колледжына электр һәм электромеханик җиһазларны техник эксплуатацияләү һәм аларга хезмәт күрсәтү белегечлеге буенча укырга керә.

— Колледжга укырга кергәндә мин инде чаңгы спорты белән шөгыльләнү турында ныклы карарга килгән идем. Чөнки өч ел дәвамында үз мәктәбем өчен чаңгы ярышларында уңышлы чыгыш ясадым һәм аннан соң алга таба бу юнәлештә кая, нинди тренерга барырга кирәклеген абыем киңәш итте. Мин аңа дөрес юнәлеш биргәне өчен бик рәхмәтле, — ди Настя.

Зәйдә Олимпия чемпионы Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбендә тренер Сергей Кузьмин кул астында шөгыльләнә башлый. Беренче айларда ук тырыш, үҗәт кыз ярышларда җиңүләр яулый. 2016 елда чаңгы ярышлары буенча беренче разрядлы спортчы исемен ала.

Уку белән бергә тренировкалар, ярышларда катнашу, әлбәттә, кызга җиңел бирелми.

— Башта чынлыкта мин мондый тормыш ритмына түзә алмам дип уйладым. Иртән укуга, аннан тренировкаларга йөгерәсең, аннан соң тулай торакка кайтып тиз генә капкалыйсың да, ял итәргә вакыт та юк, тагын икенче тренировкага чабасың. Волейбол яки баскетбол, көчне ныгыту буенча күнегүләр... Кич инде ашарга, дәресләр әзерлисең дә урынга егыласың, — дип елмаеп искә ала студент һәм спортка кереп киткән елларын Анастасия.

Ә колледжны тәмамлаганда ул дипломын яхшы билгеләргә генә яклый.
Мурманск өлкәсе Апатиты шәһәрендә үткән ярышларда Анастасия Утяганова 30 километр арага тимераяк стилендә узышта алдынгы урынны алып, Россия спорт мастеры исеменә лаек була.
Бүгенге көндә Анастасия Россия чаңгы ярышларында Татарстан Республикасы данын яклый, шулай ук республика эчендә дә бик күп ярышлар үтә.


-Мин 30 километр һәм аннан да күбрәк арага марафон йөгерү ярышларында катнашырга бик яратам. Гомумән, ярышларда туган төбәгем Зәй данын яклап чыгыш ясап, җиңү яулаганда бик тә горурлык хисләре кичерәм. Спорт – ул зур хезмәт, тир һәм күз яшьләре. Яңа җиңүләргә омтылам, - ди кыз.


Аның һәр көне минутлап бүленгән. Ул нәрсә теләгәнен төгәл белә һәм үз максатына кыю бара. Үз өстеңдә даими эшләү - нәтиҗә өчен эшләү. Бүгенге көндә кыз кышын узачак ярышларга әзерләнә. Көн дә тренировкаларга йөри. Аның тренеры – Сергей Колесов.


-Җәен без кышкы айларга караганда да күбрәк шөгыльләнәбез. Чананы кышын әзерлә, дигән халык мәкалендәгечә инде, -ди ул.


Күп балалы гаиләдә үскән Настя авылга әнисе янына кайтып булышырга да вакыт таба. Биш бала үстергән әнисе Галина шундый тырыш кызы белән горурлана.
Настя профессиональ спортны уку белән бергә уңышлы алып бара. Спортчы кыз быел Казан дәүләт энергетика университетын электр энергетикасы һәм электротехника профиле буенча сәнәгать предприятиеләрен электр белән тәэмин итү белгечлеге буенча уңышлы тәмамлады.


Әлбәттә, теләсә кайсы спортчыныкы кебек үк, Анастасияның да хыялы бар – иң яхшысы булу. Моның өчен алга таба тагын да тырышыбрак көч куярга кирәк булачак. Алда – яңа ярышлар, күп хезмәт һәм, шикләнмичә әйтәбез, яңа җиңүләр. Яшь спортчыга спортта гына түгел, шәхси тормышында да уңышлар телибез.

Фотолар Анастасия Утяганованың шәхси архивыннан.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев