Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен авылы мәктәпләрендә соңгы кыңгыраулар чыңлый

Бүген илебезнең күп мәктәпләрендә соңгы кыңгырау шалтырады. Чыгарылыш класс укучылары өчен аеруча дулкынландыргыч мизгел.

Ата-аналарның шатлыклы да, моңсу да күз яшьләре, укытучылардан үгет-киңәшләр, җылы сүзләр ишетелә. Алда имтиханнар. Ә әлегә тантаналы линейкалар, хушлашу вальсы.

“Минем хезмәт эшчәнлегемдә 37 нче тапкыр соңгы кыңгырау чыңлады... Соңгы кыңгырау бәйрәме матур үтсен. Һәркем үзенең яшьлеген, мәктәп елларын сагынадыр бүген.
Укытучы кеше инде ул кыңгырау чыңын ишеткәч, шул тиклем истәлекләр дөньясына чума. Дулкынланмыйча, күңелен кузгатмыйча түзә алмый. hәр укучысы күз алдында”, – диде Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе мәктәбе укытучысы Нина Фадеева.

Зур Мәшләк авылындагы “Соңгы кыңгырау” бәйрәме мизгелләре белән Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылы мәдәният йорты җитәкчесе Лариса Кибякова уртаклашты.


“Мин җитәкләгән “Алан” ансамблендәге өч бала быел тугызынчы классны тәмамлый. Алар Лесхоздан килеп, әлеге мәктәптә укыдылар. Барысы бергә унҗиде бала тәмамлый. Дулкынланып шигырьләрен, җырларын, укытучыларның балаларга, балаларның укытучыларына әйткән теләкләрен тыңладык. Әти-әниләрнең дә матур теләкләре, рәхмәт сүзләре яңгырады.”, – диде ул.


Соңгы кыңгырау бәйрәме алдыннан Менделеевск районының Сәйтәк авылының клубы җитәкчесе Ясминур Гыйззәтуллина балалар белән файдалы әңгәмә үткәрелүе хакында сөйләп үтте:
“Тиздән җәйге каникуллар башланачак, ә җәй ял итүнең искиткеч вакыты: күңелле уеннар, урманга походлар, су коену. Әмма шул ук вакытта җәй куркыныч та. Суда, урманда, пляжда, спорт һәм балалар мәйданчыкларында булганда сак булырга кирәк.
Әңгәмәбез саклык, үз тормышы һәм тирә-юньдәгеләрнең тормышы өчен җаваплы булырга өйрәтү, тәртип хисе тәрбияләү, игътибар, фикерләү, хәтер, сөйләм үстерү өчен кирәк”.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев