Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казан филармониясе каршындагы мәйданда керәшен җырлары яңгырады

Г.Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармония каршындагы мәйданда фольклор коллективлар, үзешчән башкаручылар бай программалы тамаша тәкъдим иткәннәр. Анда Саба районының Кырбаш авылыннан керәшен фольклор коллектив та катнашкан.

Казанда Г. Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясендә, «Татарстанның мәдәни башкаласы конкурсы» кысаларында, Саба муниципаль районы «Дастаннарга тиң, әй, ямьле Сабам!» дип исемләнгән программа тәкъдим иткән. Филармония каршындагы мәйданда фольклор коллективлар, үзешчән башкаручылар концерт белән каршы алган. Анда Кырбаш авылыннан, күптән түгел оешкан, райондагы бердәнбер керәшен фольклор коллектив та катнашкан. 

«Дус яшибез татар илендә!» — мәдәни мирасны, милли ашларны, рус, татар, удмурт, керәшен, башкорт халкының гореф-гадәтләрен чагылдыручы интерактив этнографик мәйданчык, балалар өчен остаханәләр эшләгән. Шулай ук төрле темаларга декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмәсе булган.

Фото: Геннадий Макаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев