Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшләребез себерке бәйләү серләре белән уртаклашты

Мунча себеркесен кайчан җыярга? Нинди үләннәр кушарга була? Нинди себерке иң файдалысы? Себерке бәйләүнең нинди серләре бар? Теләче районында яшәүче карендәшләребез шул хакта сөйләде.

Мунча себеркесе әзерләүчеләр аз түгел районда, кайберәүләр бу эшне май аенда ук башлый. Себеркене каен агачы ботакларының иң башындагы яфрагы башкалары зурлыгында булгач җыярга кирәк, яфракның тигезләшкәнен көтмәсәң, ул кипкәч куырыла да коела дип аңлаталар. 

Теләче районының Иске Карабаян авылыннан Мария Андреевна Степанова:

—  Урман агачы белән ачыклыкта үскән агачның сыйфаты бер түгел. Себерке яфраклары коелмасын, хуш исен яхшы сакласын өчен нәкъ урманнан җыю кирәк икән. Әниләр Питрау бәйрәме белән бәйләп, 12 — 21 июль арасында жыялар иде шушы вакытта җыйганы файдалы. Безнең күңелгә дә шулай сеңеп калган, шулай җыярга тырышыбыз. Себереке җыю элек бәйрәм шикелле була иде. Атлар җигеп, ат арбасына утырып, урманга менеп китә идек җыйнаулашып. Үзебез күбрәк каен себеркесе җыябыз. Агачның итәгеннән, күп ботаклы җиреннән җыябыз, алай бәйләргә уңайлы. Үләннәрне бик кушканыбыз юк. Кайвакыт сары мәтрүшкә, әрем кушкалыйбыз. Иптәшемнең әтисе, кайнатам, бик матур итеп җыя иде, без дә хәзер аныкына охшатып бәйләргә тырышабыз, җыябыз. Кайткан көнне бәйләп, караңгы урынга кертеп эләбез, кояш күрмәскә тиеш себеркеләрне. Шулай иткәндә алар тигез кибә. Аннары 12 июнь көнне кырык бер төрле чәчәк җыеп, шуларны да киптерәбез. Бу йола безгә борыңгыдан килә, бөтен авыруга шифасы бар диләр бу чәчәкләрнең.

Ә Субаш авылыннан Елизавета Меньшова, мондыерак киңәшләр бирде:

— Без каен себеркесе җыябыз. Питрауга кадәр җыярга кирәк дип өйрәттеләр безне. Кайвакыт арасына бөтнек, кычыткан, әрем, имән яфраклары да кыстарабыз. Май аенда май себеркесе дә җыябыз, ул вакытта яфраклары икенче төрлерәк, йомшак була аның. Җыеп кайткач, бәйләгәнче караңгы урында тотарга кирәк алай бәйләгәндә ныграк була. Зур итмибез, алтмыш см калдырып, ике урыннан бәйләп куябыз. Аннары парлап бәйләп (ел саен җыйган себеркеләре 3040 пар була икән) караңгы урында саклыйбыз.

Субаш авылыннан Игнат Новиков турында «Бик оста бәйли Игнат себеркене», ди авылдашлары.

— Ел саен җыябыз, файдасы күп. Каяндыр укып өйрәнмәдем, шул әбибабайлардан калган йола буенча җыябыз. Алар безне 10-12 июль көннәрендә җыярга кирәк дип өйрәттеләр. Яфраклар ул вакытта ныгый диләр. Соңга калырга ярамый. Каен себеркесе әзерлим, арасына имән яфраклары, бөтнек кушам. Кемдер әйтә, яңгырлы көнне җыярга ярамый дип, мин аңа карамыйм, җыям, зыянын тапмыйм. Алып кайтуга бәйләп, киптерергә куям, бернишләми, дип аңлатты Игнат абый.

Зөлфия Ибраһимова, Теләче информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев