Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшебез Андрей Кузьминның картиналар күргәзмәсе ачылачак

Сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле Андрей Кузьмин шигырьләр, картиналар иҗат итә, шулай ук җырларга бик ярата.

Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы, инвалидлар декадасы, Халыкара рәссамнар көне кысаларында Казанның Я.Емельянов исемендәге  мәдәни үзәгендә 8 декабрьдә Зәй егете Андрей Кузьминның «Баграж суларына басма салдым» дип исемләнгән сәнгать эшләре күргәзмәсе ачыла.

Андрей шигырьләр, картиналар иҗат итә, шулай ук җырларга бик ярата, видеоклиплар ясый. Аның язган һәр шигыре тирән эчтәлекле. Шулай ук аның әти-әнисенә, туганнарына, туган ягына багышлап язган шигырьләре дә бик күп. Ул без күрмәгәнне күрә, без искә алмаганны искә ала, күрер күзгә гади генә күренешләрдән илаһи матурлык таба белә. Андый күңел кеше саен бирелмидер, мөгаен.

Андрейның картиналары да тирән мәгънәгә ия. Аның эшләре ниндидер яктылыгы, җылылыгы белән аерылып тора.

— «Баграж суларына басма салдым» күргәзмәсе авыр язмыш насыйп булган кешенең көч, үҗәтлек һәм илһам тарихы булып тора. Күргәзмәдә Зәй районының, рәссамның туган авылының күркәм табигатенә багышланган 25 эш тәкъдим ителәчәк. Бу пейзажлар, натюрмортлар, хайваннар сурәтләре - болар барысы да Андрей Кузьмин безнең белән уртаклашырга теләгән искиткеч дөньяны тәшкил итә, — дип хәбәр итә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәрләре.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев