Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кәләйдән Елизавета Андреева – “Мисс Селяночка”

23 апрельдә Әлмәт районының Рус Акташ авылында инде традициягә кергән “Мисс Селяночка-2023” район матурлык конкурсы уздырылган.

Җиңүче исеме өчен 4 гүзәл кыз ярышкан. Алар арасында керәшен кызы Елизавета Андреева да бар.

Кызлар үзләрен төрле яктан күрсәткәннәр: милли үзенчәлекләре, аш-суга осталыклары, иҗади яктан булганлыклары, кул эшләре, дефиле һәм белемнәре белән дә гаҗәпләндергәннәр. Һәр катнашучы үз җанатарлары белән килгән.

Жюри членнары кызу фикер алышканнан соң, нәтиҗәләр ясаган. Кәләй авылы керәшеннәренең мәдәниятен һәм традицияләрен тәкъдим итүче Елизавета Андреева “Мисс Селяночка-2023” исеменә лаек була.

“Мин чиста керәшен булам. “Мисс Селяночка” конкурсында туган авылым — Кәләй данын якладым. Без гаиләбез белән керәшен халкының гореф-гадәтләрен хөрмәт итәбез. Гаиләм зур, без 3 бала. Һәм без барыбыз да барлык керәшен традицияләрен саклауга юнәлтелгән чараларда актив катнашып киләбез”, дип сөйләде җиңүче Елизавета Андреева.

Елизавета бәйгедәге чыгышларның барысын да халкыбыз традицияләре белән бәйли. Ул керәшен җырларын, биюләрен, аш-суын тәкъдим итә һәм бу аңа җиңү яуларга булыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев