Республикада әлегә явым-төшем көтелми.
КФУның метеорология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәзерге вакытта безнең төбәктә урнашкан эссе һава торышының июль аена хас булуын әйткән, дип яза «Челнинские известия». Атна буе республикада көндезге температура – +30, төнге +20 градуска кадәр күтәреләчәк.
Синоптик әйтүенчә, бу атнада явым-төшем булуы шикле. Ул шулай ук атнаның тотрыклы эссе булачагын билгеләп үткән. "Явым-төшем төньякка, көньякка, Мәскәү үзәгенә бара, ә безне читләтеп уза», – дигән метеоролог.
Татарстан Гидрометеорология үзәгенең озак вакытлы фаразы буенча, июнь һәм июль айларына явым-төшем норма чикләрендә фаразланган.
Шәһри Казан.
Нет комментариев