Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Югары Чурадагы «Бөрлегәнем» балалар коллективының киләчәге өметле

Белгәнебезчә, сәләтле балаларны табу һәм аларның эшчәнлеген үстерү – хәзерге көндә төп бурычларның берсе.

Кукмара районының Югары Чурада балалар бакчасында оешкан «Бөрлегәнем» балалар коллективы бар. Әлеге коллектив нәкъ менә балаларның сәләтен үстерү максаты һәм йола-гадәтләребезне саклап калу өчен оештырылган.

«Безнең коллектив 1993 елдан бирле эшләп килә. Ул әлегә бик югары күтәрелеп китмәсә дә, бакчада милли тәрбия бирү тукталмады, уз халкыбызның җыр-биюләрен өйрәнергә тырышабыз. Бик тырышып уз халкыбызның тамырларын, йола-гадәтләрен барлыйбыз. Балалар белән керәшеннәрнең «Олы көн», «Питрау», «Качману» «Май чабу» бәйрәмнәренә сценарийлар төзибез, балалар белән андагы йолаларны күрсәтәбез. Коллективка бүгенге көндә 15 бала йөри. Барлык балалар да Югары Чура авылыннан. Халык традицияләре, җыру-биюләре кергән конкурсларда катнашабыз. Биш тапкыр "Туым жондызы«конкурсында катнаштык, грамоталар алабыз, «Иң яшь катнашучылар» дипломына һәм быел 1 дәрәҗә дипломга лаек булдык. Киләчәктә гран при алганчы тырышабыз дип кайттык быел Казаннан», — дип сөйләде коллективның җитәкчесе Лариса Архипова.

Шундый әрсез, актив, талантлы балалары булган «Бөрлегәнем» коллективының киләчәккә планнары зурдан. Аларның уңышлары елдан-ел арта барыр дигән фикердә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев