Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Йорт токмачларына — якты теләкләрен кушып

Түбән Кама районының Олы Аты авылы керәшеннәре махсус хәрби операциядәге ир-егетләргә үз кулларыннан килгән кадәренчә ярдәм итәләр.

Олы Аты халкы, элек-электән, үзенең тырышлыгы, киң күңелле һәм юмарт булуы белән аерылып тора. Бу — Ватан кушкан бурычны үтәү өчен махсус хәрби операциягә алынган ир-егетләргә чын күңелләреннән һәм бик теләп ярдәм итүләрендә дә күренә. 

Аты түтиләре һәм яшьләре, китапханәче Надежда Замотаева җитәкчелегендә авыл клубына җыелып, җылы оекбашлар бәйләп, шулай ук, азык-төлек, хәрби шартларда кирәкле көнкүреш әйберләре җыеп, махсус хәрби операция зонасына юллаганнар.

Әле шушы араларда гына да бу авыл хатын-кызлары клубка йорт токмачы әзерләргә килгәннәр. Ак оннан йорт күкәенә генә токмач камыры басып, аны кисеп киптергәннәр. Шуннан соң махсус тартмаларга салып, хәрби операция зонасына илтү өчен, Кызыл Чапчак авыл җирлегенә озатканнар. 

Олы Аты китапханәчесе Надежда Замотаева әйтүенчә, дистәләрчә зур-зур токмач җәемнәрен кискәндә Анастасия Шакирова, Анна Болтикова, Ирина Садыйкова, Галина Тузиева, Нина Чачакаева, Люба Тузиева, Ирина Куркина, Анастасия Буланова һәм Светлана Буланованың җитез кулларына күз иярмәгән. Авылның бу уңган хатын-кызларына Пётр Никитин да бик теләп булышкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев