Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иҗатта кайнап яшәүче Елена Григорьева

Җырчы, шагыйрә, инстурменталь уен коралларында уйнаучы Елена Григорьева Татфолк төркемендәге «Милли кунакханә» рубрикасы кунагы булган.

Әлеге әңгәмә башында Елена Григорьева гаиләсе турында сөйләде.

«Сәләтем әти-әниемнән күчкәндер. Әтием — оста гармунчы, әнием матур басынкы гына җырлый иде. Без җырчы Георгий Ибушев белән икебез дә Мамадыш районының Владимир авылыннан. Ул авылдашым гына түгел, кулдан җитәкләп Казанга, мәдәният институтына алып килеп, укырга урнаштырган кеше. Мин кечкенә вакытта безгә килә иде, сәләтемне күреп алып, әти-әниемә укытырга кирәк диде. Шулай, язмышымны хәл итеп куйдылар дисәм дә була», — дип сөйләде Елена.

Хәзер дә ул Георгий Ибушев белән элемтәдә. Шигырьләрен, җырларын да аңа күрсәтә, киңәшләшә. 

Елена Григорьева сүзләренчә, шигырь туар өчен бер җөмлә җитә. Теләсә нинди күңел хәләтенә туры килерлек шигырь язып була.

Ул «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле турында да сөйләп китте.

«Ансамбль — минем бөтен яшәвем, тормышым, дөньям. Монда эшләвемә мин бик бәхетле», — диде ул.

Тапшыру барышында шигырьләр уку белән генә чикләнмәде, курай, таш сыбызгы, авыз гармуны, сорнайда да уйнап күрсәтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев