Хәбәрләр

Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгечләре балалар өчен мастер-класс үткәрделәр

Павел Александров, Марина Казакова һәм Илүзә Галиуллина Чистай шәһәренең 2 гимназиясендә балалар өчен «Этнодәрес» дип исемләнгән мастер-класс үткәреп кайттылар.

Мастер-класс Идел буенда күп гасырлар дәвамында төпләнеп яшәүче халыклар белән танышудан башланып китте. Аннан балалар 3 төркемгә бүленеп керәшен биюе, сөйләм осталыгы һәм думбра буенча мастер-классларда булдылар.

«Безне әлеге мастер-классны үткәрергә чакырганнары өчен Чистай шәһәренең 2 гимназиясе коллективына һәм Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасының Чистай районы бүлеге җитәкчесе Алексей Тихонович Ефимовка олы рәхмәтләребезне белдерәбез! Балаларга мастер-класс ошаган дип ышанып калабыз», — дип сөйләде мәдәни үзәкәк хезмәткәрләре.

 


Нет комментариев