Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ерак Игәнә буйларының җанга якын керәшеннәре

Я.Емельянов исемендәге мәдәният үзәгендә, Сарман районы керәшеннәре айлыгын йомгаклауга багышлап, “Җакын дуслар җыелышкач” кичәсе уздырылды

Җитәкчеләр дә катнашты

“Җакын дуслар җыелышкач” кичәләренә хас традиция буенча, Сарман ягы керәшеннәре бәйрәмендә, зал тутырып утырган тамашачы белән беррәттән, олы кунаклар да бар иде. Алар – Татарстан Рәисе эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе баш киңәшчесе Дмитрий Шипков, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров, Сарман районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Розалия Хөснимәрданова, район керәшен оешмасы җитәкчесе Александр Андров.

Чыгышы һәр керәшенгә якын булган “арулармысыз” сүзе белән башланган Дмитрий Шипков Татарстан Рәисе администрациясе исеменнән котлагач, “ике җыр җырлауга ук, күңелләр күтәрелде, йөзләрдә шатлык” дип үзешчәннәрнең талантын бәяләп үтте. Үз чиратында, Тимур Кадыйров “Сарман районы керәшеннәре, үз халкыгызның культурасын, авылның нинди сулыш белән яшәвен, традицияләрне ничек саклавыгызны безгә, казанлыларга күрсәтүегез һәркем өчен кызыклы” дип искәрткәннән соң, барысын да якынлашып килгән Яңа ел белән котлады. Шулай ук, Розалия Хөснимәрданова үзләренең Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллинның тәбрикләвен җиткерде, Ләке авылындагы зурлар, балалар үз йолалары, гадәтләре өчен янып йөргәндә, милләтнең, туган телнең һәм традицияләрнең яшәчәгенә өмет белдерде.

Людмила Белоусова исә өченче елын бара торган “Җакын дуслар җыелышкач” проектында ноябрь дәвамында үз айлыкларын уздырган Сарман керәшеннәренең 20нче район икәнен телгә алды.

Талантлар төбәге

Татарстанның керәшеннәр яшәгән районнары айлыкларына багышлап уздырылган кичәләрдән язма әзерләгәндә, гадәттә, теге яки бу “район керәшеннәре Җәкәү йортын гөрләтте” дигәнрәк фикер әйтелә. Сарман төбәге керәшеннәре кичәсе турында язганда бу сүзләр белән генә чикләнү дөрес булмастыр.

Беренчедән, Сарман районы керәшеннәр авыл-авыл булып укмашып яши торган төбәкләрдән дә, керәшен мәдәнияте кайнап торган башкалабыз Казаннан да ерак. Икенчедән, Сарман ягында керәшен авыллары бик аз. Кичәне алып барган Римма Антонова сүзләре белән әйтсәк, “бармак белән генә санарлык, алар – Ләке, Наратасты, Түбән Чыршылы, Алан, Баткак. Дружба авыллары”. Өченчедән, һәр керәшен авылында үз мәдәни учагы булган башка районнардан аермалы буларак, бу яктан, Сарман төбәгендә бары тик Ләке авылын гына шул якның керәшен культурасы утраучыгы дип авыз тутырып әйтеп була. Дүртенчедән, һәр кешесе жыру-көйләргә гашыйк Ләкенең үзеннән һәм бу районнан бар керәшен дөньясының горурлыгы, мактанычы булган асыл затлар – Ананий Малов (әдәби псевдонимы Ямаш Игәнәй); тылсымлы тавыш, моң иясе, Дружба егете Сергей Данилов (кичә үзе дә профессионалларга биргесез бу җырчының магнитофон язмасындагы “Сарман” җыры белән башланды); Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган очучы, шагыйрь Василий Данилов; Баткак егете, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты, композитор, җырчы Роберт Андреев чыккан. Әле бишенче сәбәбе дә бар, анысы – Ямаш Игәнәйдән соң “Керәшен сүзе” гәҗитен яшәткән, шулай ук, озак еллар “Туганайлар” редакциясендә баш редактор булган, хәзерге вакытта шушы Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкне җитәкләүче, республика керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова да Сарман районының Түбән Чыршылы керәшене.

Алтынчысын да языйм инде: Ләке авылының “Игәнә”се – республикабызда беренчеләрдән булып оештырылган өч керәшен халык фольклор ансамбленең берсе (ә тагын икесе – Иске Гришкинның “Бигәш”е һәм Яңа Усының “Усыкай буйлары”).

“Игәнә”ле Сарман ягы

Әлбәттә, дистәгә якын фольклор коллективларына ия районнардан аермалы буларак, сарманлылар кичәгә үзләренең бердәнбер булган данлыклы “Игәнә”сен һәм шул ансамбль кочагында үсеп килгән “Айбагыр” балалар фольклор коллективын алып килгәннәр иде. Татар ягы Сарман районының Әхмәт авылыннан “Сәяр” ансамбле кызлары һәм егетләренең дә керәшен милли киемнәреннән чыгып, чын керәшеннәрчә җыру сузуларын күргәч, тиз генә нәтиҗә ясап куйдым: милли дуслыкның, татулык һәм үзара хезмәттәшлекнең менә дигән чагылышы! Димәк, Сарман районында керәшеннәрне үз итәләр, яраталар. Ни өчен икәне аңлашыла да, карусыз дәрәҗәдә эшчән, эскерсез һәм һәркемгә кунакчыл бит бу халык. Дөрес, андыйлар өстенә йөкне дә, җаваплылыкны да өяләр генә...

“Игәнә”не беренче оештырылган ансамбльләрнең берсе, дидек. Югала башлаган жыруларны башкаларга да ишеттерү, аларны саклап калу максатыннан, 1974 елны Ләкедә “Игәнә” керәшен фольклор ансамбле оештырыла (җит. Роза Аксакова була). Ансамбльне Сарманның Наратасты, Ләке кебек керәшен авыллары яныннан ага торган елга исеме белән, Игәнә дип атыйлар. Сүз уңаеннан, Ананий Маловның (Ямаш Игәнәй) “Әй, Игәнә буе, әй, Ләке” шигырен халык көенә салып, “Игәнә” ансамбле үзенең гимнына әйләндерде. Кичәдә бу җыру да яңгырады.

Ләкелеләр бу кичәдә үзләренеке генә булган көйләргә өстенлек бирделәр. Шундыйлардан, тугызынчы дистәне ваклаган Тамара түти Подвалова белән Нина Малованың кайчандыр Җәмәкәй бабайдан язып алган “Сарпинка күлмәккәем”не җырулауларны әйтеп үтәргә була. Тамара түтигә аерым игътибар, аны “кадерле кешебез, өйрәтүчебез” дип кенә йөртәләр.

Үзара дуслык үрнәге

Бу кичәне оештыруга аеруча зур көч куйган Римманың  һәм “Игәнә” ансамбле җитәкчесе Райлә Асанованың аерым җырлаулары да кичәне бизәде. Кичәдә заманча эстрада көйләренә дә урын бирелде. Сарманның оста җырчылары Раушания һәм Марат Вәлиевләрнең җырларын, 2021 елгы “Кряшен чибяре” титулы иясе Лиана белән аның ире Владимир Самойловларның парлап җырлауларын да ишетте тамашачы.

Роберт Андреевның Клара Булатова сүзләренә язган үз җырын үзе уйнап, үзе җырлавын да озак алкышладылар. Клара апа Булатованың да видео-котлавы Сарман керәшеннәрен ярату, аерым бер ихтирам белән сугарылган иде.

Ләке очучысы

Түбән Чыршылы кызы Людмила Данилова якташы Ямаш Игәнәйнең үзе иң яраткан “Чәчәк ясадылар кыяташтан” шигырен яттан сөйләде. Ә аның сугыш елларында хәбәрсез югалган керәшен очучысы Василий Данилов турындагы мәгълүматны җиткерүе күпләребез өчен яңалык булды.

Василий Данилов 1916 елда ТАССРның Сарман районындагы Ләке авылында туган, 1934-1939 елларда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтында агроном-полевод белгечлеге алып чыккан. Институтта укыганда аэроклубка йөреп, запастагы пилот исемен ала. Мәктәптә укыганда да, институтта да шигырьләр, хикәяләр яза. 1940-1941 елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт итә, пехота училищесында укый. Орел шәһәреннән фронтка китә. 1943 елдан әнисенә хатлары килми башлый, ул хәбәрсез югала. Василий Даниловның кулъязмалары аның үз туганы – гомеренең азагына кадәр Казанда яшәгән җырчы Сергей Данилов гаиләсендә сакланган...

Керәшен күлмәге өчен

Ләке авылы керәшеннәренең тагын бер үзенчәлеген язарга онытканмын икән. Узган гасырның җитмешенче елларында үзешчәннәрнең районкүләм смотр-концертында Ләке авылыннан Тамара Подвалова һәм берничә хатын-кыз керәшен җыруын башкаралар. Бу урында сүзне киләсе елның язында 83ен тутырырга җыенучы Тамара түтинең үзенә бирик.

– Ул чагында совет җырлары җырлый идек. “Әйдәгез әле, керәшен җыруы җырлыйбыз” дидем. Без өч хатын – Санук түти, Анна түти сәхнәгә чыгып, “Француз яулык”ны җырладык. Сарманда бөтенесе басып кул чапты. Җитмеш беренче еллар булдымы икән... Икенче елны сморт концертына ак күлмәкләр киеп бардык. Анысында “Әйдә, әйдә”не җырладык. Ул бөтен Татариягә таралды. Райком секретаре Кашапова иде, ул безнең керәшенчә җырлаганны яратты һәм “мин боларга күлмәк тектерәм” диде. Сүзендә торды, сәхнәдә җырлау өчен безгә керәшен күлмәкләре тектертте. Аннан Роза апа “Игәнә” ансамблен оештырды. Тамаксаларны Казанда шул ясаттырды. Хәзер Райлә бик нык йөри, аңа да рәхмәт, – дип сөйләде Тамара түти.

Җыру яратмаган кеше, җыру әйтмәгән керәшен булмыйдыр ул. Тамара түтиләр дә рәт ашларында да, туйда да җырлыйлар. Үз әнисенең иң яраткан җыруын да көйләп алды әле ул:

Шыбырлар да шыбыр җаңгыр ява,

Җөгерәек калай астына.

Безнең әнекәйләр берәү генә ,

Баш ораек аяк астына.

Әнисе, Мәтвей Машугы, 89га кадәр яшәгән. Алар, бертуган 4 кыз, гел җырлаганнар. Күрәсең, тормыш авырлыгыннан сыгылмаска да җыру ярдәм иткәндер. Чөнки ире Микулай сугышта үлгәндә Машукның кызы Тамара ай ярымлык кына була.

Тамара үзе дә 24 яшьтә ирсез калып, балаларны ялгызы үстерә. Ләкедә сыер савучы да, плугар да булып эшли,1976-2000 елларда фермада дуңгыз карый. “Игәнә”нең беренче көннәреннән башлап, ансамбльдә җырлап йөри.

“Үзебез оештырган “Игәнә”не бетерәсе килми бит” дип әйтүче Тамара түти шикелле җыручылары, җитәкчеләре Райлә Асанова сыман оста гармунчылары, Римма һәм Юрий Антонов кебек авыл өчен тырышып йөрүче эшлекле кешеләре булганда, Игәнәле Сарман ягындагы “Игәнә” ансамбле дә яшәр...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев