Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чистайның керәшеннәр күпләп яши торган авыллары

Чистай районының алты авылында – Бахта, Актау, Ишәле, Югары Кондрата, Чуаш Ялтанында һәм Йолдыз поселогында керәшеннәр яши.

Йолдыз поселогында 140лап керәшен кешесе яши. Урта мәктәп, фельдшер-акушерлык пункты, мәдәният йорты һәм китапханә бар. Поселоктагы бакчага барлыгы 20-25 бала йөреп тора. Искиткеч матур табигатьле Йолдыз кешеләре, төрле милләттән булсалар да, бертуганнардай гомер итәләр.

Актауда 170 кеше яши. Шулардан 89ы – ир-ат, 81е – хатын-кыз, 18 яшькә кадәрге 28 бала бар. Авылда уникаль архитектура объекты – Алла анасы Изге Кыз Мариянең бөркәнчеге хөрмәтенә салынган храм бар. Ул храмга 1884 елда нигез салынган. Ул авыл уртасындагы калкулыкта утыра. Храм прихожаннар һәм алпавыт Евграф Лебедев хисабына төзелә. 1886-1916 елларда храмның настоятеле священник Семен Гаврилов (1860–1916) була. Бәйрәмнәрдә келәүләр үткәрелә.

Ишәле һәм Чуаш Ялтанында керәшеннәр шактый. Бу авылларда мәктәп, клуб, китапханә һәм кибет эшли. Балалар бакчасы гына юк.

 Чуваш, татар, керәшен –

Тату барысы бергә.

Бергә эшләп, күрше торып,

Көн күрәләр гомергә, – дип язган иде җирле шагыйрә Анна Карликова. Кызганычка, аның туган авылы Керәшен Ялтаны һәм, шулай ук. Нарат Чишмә – юкка чыккан авыллар исемлегендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев