Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүләк фенны алып киттеләр

Газета укучыбыз, Алексеевск районының Кызыл Бәрән авылында яшәүче Тамара Ивановага чыккан фенны кызы белән оныгы килеп алдылар.

2023 елның икенче яртысына «Туганайлар» газетасына язылучы укучыларыбыз арасында уйнатылган призлар арасыннан фен Кызыл Бәрән авылындагы карендәшебез Тамара Ивановага чыккан иде.

Тамара Федоровна алтмыш яшенә кадәр Зур Полянка авыл җирлеге башлыгы булган. Эштән туктавына дүрт ел үтсә дә, заман белән бергә атлый — «Туганайлар» газетасын яздыртып алып укып бара; «Бәрәнҗәр» керәшен фольклор ансамблендә җырлап йөри. 
Тамара Ивановага чыккан фенны Казанда яшәүче кызы Елена Илюшина белән оныгы Виктория килеп алдылар. Үзләре генә түгел, 42 нче гимназиянең 5нче классына күчкән Виктория әле Моня кушаматлы чихуа-хуа токымлы бәләкәй этен дә алып килгән. 

Елена Геннадьевна «Туганайлар» газетасын укып, танышып баруы турында да сөйләде. Бүләк өчен генә түгел, керәшен дөньясындагы яңалыклар, халыкның тормышы, танылган кешеләре белән таныштыра торган газета чыгаручы редакция коллективына рәхмәтен дә җиткерде.

Олеся Дмитриева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев