Бүген, 12 июльдә, Татарстан территориясендә салкын һәм алмашынучан болытлы һава көтелә.
Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.
Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Көчле җил көтелә: аның тизлеге урыны белән секундына 15 метрга җитәчәк.
Көндез һава температурасы 16-21 градуска кадәр җылыначак, республиканың көнчыгышында — 24 градуска кадәр.
Нет комментариев