Бөре тышчасы (хикәя)
Татарстан Республикасының Халык язучысы Григорий Родионовның иҗат җимешләрен тәкъдим итәбез.
Урман. Кояш куе ботаклар арасыннан озын нур-кылычла- рын сузган. Күзләрне чагылдырып ялтыраган ул кылычлар талгын жилдә тирбаләләр, чайкалалар. Менә-менә алар ялгыш бер ботакка килеп тиярләр дә «эһ» иткәнче кисеп тә төшерерләр кебек, Әнә жеп кебек нечкә бер кылыч соргылт бөрегә китереп чапты да инде. Сагызлы бөре тышчасы көнбагыш кабыгыдай «черт» итеп ярылып китүгә, эчтән каз бәбкәсе кебек яшькелт- сары нәфис яфракчык килеп чыкты, Бөре тышчасы яфракчыкка
- Ярый, хуш! Мин үз вазифамны үтәдем. Хәзер үзең үс инде! - дигән кебек, бөтерелә-бөтерелә былтыргы яфраклар өстенә очып төште. Соргылт бөре тышчасы!
ТУл, үзе туңа-туңа булса да, яфракларны январь суыкыларыннан, февраль, март бураннарыннан, салкын апрель төннәреннән саклап килә дә, табигать әле яңа гына уяна башлаган иң җылы, иң матур вакытлар җиткәч, яфракларны үз иркенә калдырып, һәлак була.
Яшел яфраклар кояш нурларында иркәләнә-иркәләнә, җәйге җылы яңгырларда коена-коена шау-гөр килеп яшәгән вакытта ул инде аларга ашлама булып җирдә ята.
Җәй көне урман һавасы сулап та, сагызлы бөре тышчасының әчкелтем-татлы исен тоя алмаган, миллионлаган яфраклар шавы арасында язын «черт» итеп ярылып киткән бөре тышчасының кайтавазын ишетә алмаган илтифатсыз кешеләргә күңелемдә зур үпкә бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев