Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Бәрмәнчек»нең солисты Илнур Әхәтов ансамбльгә ничек килеп эләккән?

Башкортстанның Бакалы районында урнашкан Зирекле авылы егете, керәшеннәнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле солисты Илнур Әхәтов белән хәзерге томышы, киләчәккә планнары турында сөйләштек.

Инде 8 елдан артык «Бәрмәнчек» ансамблендә эшләгән Илнур Әхәтов кечкенәдән үк сәхнәдә чыгыш ясарга хыялланган һәм үз хыялына тугры калган. Гаиләсе дә җыр-моңга гашыйк аның. 

Югары уку йортын тәмамлаганнан соң бөтен кеше тизрәк эш урыны табып, профессиясе буенча эшли башларга тели. Илнурның да нәкъ шулай булган. 2015нче елда, укып бетергәч, ул төрле ансамбльләрдә эш эзли башлаган. 

– Сер түгел, мин төрле ансамбльләргә барып карадым, иң беренче «Бәрмәнчек»кә килдем түгел. Әмма укыганда ук остазым  «Илнур, энем, буең кечкенә шул, кыен булыр», диде. Ә ансамбльләрдә бит бөтен катнашучылар бер буйлы булуын яраталар. Аннан «Бәрмәнчек» турында искә төшердем. Дус егетем анда эшли иде. Аның белән сөйләшеп, белешеп «Бәрмәнчек»кә килдем, бөтен булган сәләтемне күрсәттем. Һәм менә инде 8 елдан артык мин алар белән бер сәхнәдә чыгыш ясыйм, буем белән бик алай аерылып тормыйм, бугай. «Бәрмәнчек»тә иң беренче чиратта сәләткә карыйлар шул, – диде Илнур Әхәтов. 

Ул үзенең алып баручы карьерасын ничек башлап җибәргән? Башкортстанда туган татар егете Илнурны үзебезнең «Бәрмәнчек»тә ничек кабул иткәннәр? Бу һәм башка сорауларга җавапны Илнур белән уздырылган әнгәмәдән белерсез. Ә ул әңгәмә «Туганайлар» газетасының 28нче декабрь санында басылып чыгачак.

Рифкат Якупов фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев