Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Бәрмәнчек» артистларына дәүләт бүләкләре тапшырдылар

«Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленең «Туганнарның сагынган чагы...» дигән зур юбилей концертында ансамбль артистларын бүләкләделәр.

Ансамбльнең балет артистлары Дмитрий Тачаевка һәм Алмаз Тукмановка Татарстан мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе тапшырылды. оркестр артисты Антон Зорий, солистлар Ольга Бачкова һәм Илнур Әхәтов Татарстан мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 

«Бәрмәнчек» оешканның беренче көннәреннән ансамбльдә җырлап, биеп йөрүчеләр арасыннан ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмира Кашапова; фольклорчы, Казан дәүләт консерваториясе доценты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать фәннәре кандидаты, галим Геннадий Макаров; Татарстанның атказанган артистлары — Елена Григорьева (оркестрдан), Татарстанның атказанган артисты Эльвира Камалова (хормейстер), Татарстанның атказанган артисты, Азат Хәмидуллин (дирижер); Оксана Дмитриева (солист); оркестр артисты Адель Низаметдинов; солистлар Снежана Абрамова һәм Илнар Зәйнетдинов Татарстан керәшеннәре иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатына лаек булды. Хатларны Людмила Белоусова тапшырды.

«Ансамбль үз йөзе булган коллективка әйләнде, яшь кадрлар тәрбияләде. Россиянең төрле регионнарында чыгыш ясап, халкыбызны танытты. Үзенең уникаль репертуарын булдырды. Алар һәрвакыт үсештә», — дип сөйләде республика керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Даниловна

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев