Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Балтасы да урманда калды»...

Моннан 24 ел элек, 2000 елның 11 августында «Керәшен сүзе» газетасында чыккан язма.

Пенсионер буларак, олы кешеләр белән гел аралашып торам. Аларның гамәлләре, уй-фикерләре, зар-моңнарыннан кайбер нәтиҗәләр ясыйм.

Шулай беркөнне холыклары буенча капма-каршы ике якын танышны очратып, бераз сөйләшеп тордык. Беренчесе — алтмышын да тутыра алмыйча, көч-хәл пенсиягә киткән кеше. Телендә зар да моң. Әйтерсең, аны гына бөтенесе кыерсыта, законнар да аны яклау өчен чыгарылмаган, пенсиясе дә бик аз. Күрәм, бу шулай үз-үзен кызгана торгач, нервларын бик нык какшаткан, бөтенләй авыруга сабышкан. Сүзләребез бик килешеп бетмәгәнлектән, озак сөйләшеп тормадык, һәрберебез үз юлыбыздан китеп бардык. 

Очраткан танышларымның икенчесе — авылда яшәгәндә озак еллар бергә эшләгән иптәшем, Сарсаз Баграждан Александр Журавлев. 

Александр Панфилович гомер буе колхозда, совхозда механизатор, шофер, балта остасы һәм тагын... гади колхозчы иде. Бүген ул җитмешенче яше белән бара. Шәһәр урамында очраткач, я дәваханәгә, я теш врачына килгәндер, дип уйлап алдым. Аның яшендәге картлар тагын кая барсын?! Шулай да:

— Нишләп йөрисең, Александр Панфилович? —дип сорадым. 
— Май заводына сөт китердем дә, машинаны куеп, базарны карап чыгыйм дигән идем, — ди бу.
— Син әле һаман эшлисеңмени?
— Эшлим.
— Машина йөртәсеңме?
— Машина йөртәм.
— Да-а, — дип, озак итеп Александр Панфиловичка гаҗәпләнеп карап тордым. Түгәрәк йөзле, таза Александр дәдәйгә, ипидер, 55-60 яшьләрдән артыкны бирерлек түгел. Кулларының машина руле тотып, каралып-билчәеп торуы да аңа ниндидер ямь, эшче кыяфәте өсти. 
— Ял итәргә вакыт түгелме соң инде сиңа, — дим.
— Мин пенсияне ял итәргә дип көтеп алмадым, хәзер дә үземә пенсиядә күк тимим. Ун елга якын ялда инде, бер көн дә эшсез торганым юк. 
— Авыл халкы эш юк дип зарлана бит.
— Эшләгән кешегә эш җитәрлек. Каршы тормагач, йөгерәләр дә миңа киләләр. «Александр дәдәй, менә моны эшләргә иде. Александр бабай, менә монысын төзәтергә иде», — диләр. Мин карышмыйм. Файдам тигәч, сөенәм генә, әле һаман кирәгем чыга, дип, үземне-үзем юатам. Дәртем арта, картлыгымны онытам, Менә узган ел ыныдр табагында машинист булып эшләдем. Гел югарыда. Минән күпкә яшьрәкләрнең югарыга менәргә башы әйләнә, ә миңа югарыда ни, түбәндә ни — барыбер. Аның элекке елында терлек абзарларын ремонтларга, идән-сайгакларын алмаштырырга булышкан идем.
— Атаң Панфил дәдәйнең дә кулыннан бер дә эш төшмәде бит, — дим.
Заманында Панфил дәдәй печән-борчак чабуда рекорд куйган кеше. Бер елны ул берүзе 28 гектар борчак чабып, районда беренче урынны алды. Аңа ул чакта авыл хуҗалыгы алдынгылары слетында кыйммәтле бүләк тапшырдылар. Ул елны, хәтта комбайн белән борчак уруда алдынгы урындагысы да 40 гектардан арттыра алмаган иде. Техникасы ками түгел иде шул ул чорда. Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Александр Панфилович та атасына охшаган.
— Әйе, әти сиксән яшькә диярле кҗитеп үлде, үлгән чакта да балтасы урманда калды.
— Ничек инде?..
— Урын-җиргә егылмыйча, соңгы көненә кадәр эшләп үлгән кешеләр турында «балтасы урманда калды» диләр керәшендә. Кичтән урман кискән, ярар, иртәгә әле тагын киләсе, дип, балтасын урманда калдырып кайткан кешеләргә карата әйтелгән сүздер инде ул.
— Синең турыда «машинасы капка төбендә калды» дип әйтерләр инде, — дидем.
Александр Панфилович егетләрчә кычкырып көлде. Шулай көлешеп аерылыштык. 
Дөньяга, заманга, гомумән, тормышка әнә шулай капма-каршы карашлы кешеләрне очратып сөйләшәсең дә, уйга каласың. Төшенкелеккә бирелү, җалан зарлану кешене юньлегә илтми. Һәр очракның яхшы якларын күрә, таба белергә кирәк. Кешене эш кенә терелтә, яисә бөтенләй чирләтми. Бу, бигрәк тә, олы кешеәргә, пенсия яшендәгеләргә кагыла.

Иван ГЛУХОВ.
Зәй шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев