Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Балкыш» фестиваленең зона туры дәвам итә

Быел республикабыз ветераннары өчен «Балкыш» үзешчән башкаручыларның VIII республика фестивале Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышлана.

Октябрьдә районнарда сайлап алу этаплары башланды. Алар 2024 елның февраленә кадәр дәвам итте.

Фестиваль уздырылган елларда бу хәрәкәткә йөз меңнән артык өлкән буын кешләре кушыла. Теләгән һәркем катнаша ала. Бердәнбер шарт-ул пенсия яше булырга тиеш. Башка чикләүләр юк.

«Балкыш» фестиваленең зона этабы март һәм апрель айларында Казанда, Әлмәттә, Чаллыда, Кукмарада, Буада, Арчада һәм Алексеевскида уза. Лауреатларны өч гала-концертта чыгыш ясарга чакырачаклар: апрельдә Җиңүнең 79 еллыгына багышланган концерт узачак, май ахырында-Россия көненә, октябрьдә концерт Өлкәннәр декадасына багышланачак. Лауреатлар саны күп булганлыктан, өстәмә гала-концерт оештырылу да мөмкин икән.

Карендәшләребез яшәгән районнар да әлеге фестивальдә актив катнаша. Балык Бистәсе, Мамадыш районы үзешчәннәре дә читтә калмаган. Алан-Полян авылының «Чулпы» халык фольклор ансамбле зона турында катнашып диплом алулары хакында хәбәр иттеләр.

Ә Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов фестиваль турындагы уңай фикерләрен үзенең «ВКонтакте» битендә язган:

«Бүген «Балкыш» фестивале концертында 8 ел элек тә бүгенге кебек күренгән күп кенә танышларны очраттым. Керәшен коллективына комплимент ясадым, аеруча яхшы сакланганнар, пенсионерлар булып кыланалар гынадыр», — дигән ул уенын-чынын бергә кушып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев