Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Авылларда блокадачыларны искә алганнар

27 январь – Ленинград блокадасы өзелгән көнне районнарда тематик чаралар уза.

Ленинград блокадасы Россия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгалардан санала. Бу көнне районнарда, авыл җирлекләрендә шушы темага очрашулар һәм төрле чаралар уза. 

Тукай районының Мәләкәс авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән "Блокадалы Ленинград" дип исемләнгән дәрес уздырган. 

"Блокадага эләгүчеләрнең язмышы турында, икмәк карточкалары, азык-төлек нормасы турында сөйләдек. Аерым игътибарны Таня Савичеваның шәхси көндәлеге җәлеп итте. Ул вакыйгаларны тасвирлап, авыр чорда халык бердәм булып, бер-берсенә ярдәм итеп торганы турында язган. Шулай ук, дәрес барышында төрле видеоязмалар да күрсәттек", – дип хәбәр итте оештыручылар.

Алексеевск районының Кызыл Бәрән авылында да "Хлеб той зимы" дигән информацион-очрашу узган. Авылның активистлары, мәдәният хезмәткәрләре җыелып, бер минут тынлык үткәргән. Блокада вакытында үзләрен чын батырлар итеп күрсәткән шәхесләр турында да сөйләшкәннәр.

 

Фото: авыл мәдәният йортлары ВК төркемнәреннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев