Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Авыл халкы җыелышып киңәшләште

Питрәч районының Кибәч авыл җирлегендә еллык отчет җыелышы уздырылды.

Җыелышта җитәкчелекнең 2022 елда башкарылган эшкә хисап тотуын тыңладылар.

Фикер алышулардан соң, халык хәл итәсе мәсьәләләр турында да сүз кузгатты. Хуҗалы этләрне урамда теләсә ничек йөртмәскә, бәйдә тотарга дигән фикер белән күпләр килеште.

Авыл җитәкчелеге алдында торган проблемаларның берсе – авыл чишмәсен чистартып, тирә-ягын тәртипкә китерү. Үткән елның язында су басып интектергәч, анысын да күз уңыннан ычкындырмаска кирәк. “Кибәч кешеләре өчен бу аеруча мөһим. Чишмәнең, елганың агымы көчле булмагач, боберлар ярда үсеп утырган зур-зур агачларны кимереп, аударалар. Су юлын томалап, бөя ясыйлар. Үз гадәти юлын таба алмыйча, су авылга тарала”, – дип сөйләде авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Галина Токранова

Питрәч муниципаль районы башлыгы урынбасары Венера Игнатьева, җирле җитәкчелек һәм, шулай ук, тиешле оешма вәкилләре дә катнашкан бу җыелыштан халык, район җитәкчеләренең дә үзләренә ярдәм итәчәгенә зур ышаныч белән таралды.

Тагын укы:

Кибәчне су баса

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев