Авыл җирлекләрендә бәйрәмнәр дәвам итә
Тройсын, Чүк, Ибану, Питрау бәйрәмнәре үткәрелә, ә кайберләрендә “авыл көне” гөрләп уза.
Тукай районының Мәләкәс авылында "Авыл көне"бәйрәме уздырылган.
“Халыкны котларга «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе Рәисе Әгьзам Гобәйдуллин һәм район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Закиров һәм Иван Еремеев килде.
Һәрберсе үз чыгышында халыкны бәйрәм белән котлады һәм Мәләкәс авылы халкына, бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт белдерде. Бәйрәмдә Мәләкәс мәдәният йортының иҗат коллективлары, Татарстанның эстрада артистлары - Айдар Галимов, Мөнир Рахмаев, Вадим Захаров һәм башкалар чыгыш ясады.
Бәйрәмдә балалар һәм өлкәннәр өчен уеннар һәм конкурслар оештырылды, мәсәлән, капчыкларда йөгерү, баганага менү, кашык һәм йомырка белән йөгерү, волейбол, көч ярышлары, шулай ук көрәш”, – дип яздылар Мәләкәс мәдәният йорты хезмәткәрләре.
Тукай районының Борды җирлегендә дә күңелле бәйрәм үткән. “Бүген Җәйләү авылында ике олы бәйрәм булды.
Берсе-һәйкәл ачу, икенчесе-авыл көне. Бик матур керәшен авылы, искиткеч ачык йөзле, уңган, күмәкләшеп теләсә кайсы эшне башкара торган халык яши анда”,– дип язды Лия Мәрдегәлләмова.
Сарманның Ләке авылында Питрауга бүләк җыйганнар. Ул елдагыча, йоласына туры китереп, матур итеп оештырылган.
Балык Бистәсенең Үри авылында "Тройсын" бәйрәме күңелле үткән. “Бәйрәмне Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов алып барды. Берсеннән-берсе моңлы җырулары белән "Бәрмәнчек" фольклор ансамбле җырчысы Снежана Абрамова, Казан егете Иван Пугачев килгән кунакларны сөендерделәр. Читтән килүчеләр дә, авылдашлар матур матур уеннарда бик актив катнаштылар”,– дип хәбәр итте Евдокия Толстова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев