Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Авыл җанлы Борис Кузнецов

Борис Кузнецов 1948 елда Олы Кайбычта туган, 7 яшендә, гаиләсе белән, Хуҗа Хәсәнгә күчеп кайткан. Әтисенең сөйләгән истәлекләре белән дә бүлеште ул.

Борис Семёновичның әтисе Хуҗа Хәсәндә туган, сугыш башлаганда Совет Армиясе сафларында пограничник булып хезмәт иткән. Беренче көннәрендә үк каты яралана һәм партизаннар төркеменә озатыла. Аннан госпитальдә дәвалана, тик яра авыр була, Семён Иванович фронтка яңадан озатылмый. Яра озак елларга сузылган, Борис әтисенең җәрәхәтле кулын бүген дә хәтерли. 

Сугыш елларында милициядә җитәкче була. Сугыш беткәч, аны Русаково урманчылыгына лесник итеп җибәрәләр. Борис урманда яшәгәнен яхшы хәтерли. Ул мәктәп яшенә җиткәч, Кузнецовлар гаиләсе авылга кайтып урнаша. Монда тагын 5 бала дөньяга килә. 

Әнисе Раиса Михайловна курше Чувашия Республикасы Амалык авылыннан. Сугышка хәтле Канаш шәһәрендә медицина көллияте студенты була. Сугыш елларында Канашта хәрби госпиталь ачыла. Яшь студентларны медсестра итеп госпитальгә җибәрәләр. Раиса һәм Семён 1947 елда гаилә коралар. Авылда колхозда эшлиләр, балалар тәрбиялиләр. 

Борис 8 классны Хуҗа Хәсән авылында бетергәч, колхоз юлламасы белән Чебоксада урнашкан СПТУга тракторист машинистка укырга китә. Кайтып ярты ел колхозда тракторчы булып эшләгәч, военкомат аны Тәтеш шәһәренә водитель белгечлегенә укырга җибәрә. 1968-70 нче елларда Мәскәү шәһәрендә химик-водитель булып Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Армиядән кайтып, күрше Александровка авылы кызы Галина белән гаилә коралар.

Галина 8 классны Мәльки мәктәбендә бетереп — колхозда, ә Хуҗа Хәсәнгә килгәч доярка булып эшли. Ул елларда колхозда куян фермасы ачылырга тиеш була. Яшь Галинаны куян караучы һөнәренә укырга җибәрәләр. Тик ферма ачылмый. Галина яңа гына ачылган балалар бакчасында тәрбияче булышчысы булып эшли башлый, пенсия яшенә җиткәнче шунда балалар тәрбияли хәм 2007 нче елда лаеклы ялга чыга. 

Кузнецовлар 2 бала устерәләр. Бүгенге көндә кызлары Светлана Казан шәһәрендә яши, уллары Владимир — авылда төпләнеп, агрофирмада эшли. Килене Зинаида кибетче. Күршедә, аралашып, бер-берсенә булышып яшиләр. Алар 5 оныкка, 1 оныкчыкка яраткан әби-бабай.

Борис белән Галина Кузнецовлар 2021 елда алтын туйларын бәйрәм иттеләр. Район башлыгы Альберт Ильгизарович исеменнән кыйммәтле бүләк, рәхмәт хатына да ия булалар. Борис Семёнович 2006 елда «В память 1000-летия Казани» медале белән буләкләнде. 2008 елдан пенсиядә булса да, 2 ел тракторчы булып эшли.

«Рәхәтләнеп яшибез, шөкер. Тик дөньялар тыныч тугел, борчылып торабыз. Оныгыбыз махсус хәрби операция зонасында. Тизрәк җиңү белән кайтуларын көтәбез», — дип сөйләде Кузнецовлар гаиләсе.

Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылы ветераннар советы председателе Ольга Боярина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ты рядом, ты всегда с нами,Ты самый чуткий и любимый,Ты часть нас, ведь ты родной,И в жизни так необходимый Наш добрый, старший БРАТ,Мы говорим тебе спасибо!За то что ты всегда нам рад,Живи долго и счастливо !