Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Анастасия Гурьева Үрәсбашның иң олы кешесе

Мамадыш районындагы Юкәчедә туып, хәзерге вакытта Кукмара районының Үрәсбаш авылында яшәүче Анастасия Гурьевага шушы көннәрдә 99 яшь тула.

Яшь чаклары авыр елларга туры килгән Анастасия вербовкага эләгеп читкә китәргә мәҗбүр була. Анда ул Үрәсбаш кызы белән дуслаша. Соңрак, бергәләп шушы авылга кунакка кайта һәм дус кызының абыйсына кияүгә китә.

“Дүрт бала тәрбияләп үстерделәр. Хәзерге вакытта ялгызы гына яши. Балалары еш кайтып, карап, ярдәм итеп торалар. Авылдагы иң өлкән хатын-кыз ул, аңа декабрь аенда 99 яшь тула”, – дип хәбәр итте туганы Любовь Павлова.

“Аллага шөкер, бик рәхәттә, муллыкта яшибез. Пенсияләр вакытында килә, өйләребез җылы, тамаклар тук. Кибетләр эшләп торгач, аларга көн саен тәмледән-тәмле камыр ризыклары кайта, кайнар икмәк ашыйбыз. Безнең баштан кичкәннәрне сез, яшьләргә, күрергә язмасын. Ул вакытлар кире әйләнеп кайтмасын”, – дип сөйләде Настя түти үзе дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев