Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Алтылы куяр идек»: җырчы Татьяна Ефремова диплом яклады

«Кряшен Чибяре – 2016» титулы иясе, талантлы җырчы Татьяна Ефремова Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаганнан соң, Казан мәдәният һәм сәнгать университетында укуын дәвам итте.

Ул Казан мәдәният һәм сәнгать университетының музыка сәнгате факультетының ялгыз җырлау кафедрасында укып, 18 июньдә, шушы уку йортында диплом эшен яклады.

Татьяна безгә үзенең уку мизгелләрен искә төшереп сөйләде.

«Бишле куймадылар, «алтылы да куяр идек», диделәр, – дип, елмаеп башлады ул сүзен. – Консерваториядә – академ-вокал юнәлешендә укыдым. Шул ук вакытта, профессиональ дәрәҗәдә халык вокалы белән шөгыльләнәсем килде. Ә халык вокалын Мәскәүдә, Питерда һәм үзебезнең Казанда Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Винера Ахатовна җитәкчелегендә өйрәнергә мөмкинлек бар. Пандемия вакыты, башка шәһәрләргә барып булмый, мин электрон рәвештә генә барлык документларны әзерләдем дә, Казан мәдәният һәм сәнгать университетына җибәрдем. Тик, бик озак җавап булмыйча торды. Бервакыт, өметемне өзеп, вак-төяк эшләремне тәмамлап, яткан гына идем, телефон шалтырый. Телефонны алсам, Винера Ганеева үзе. Менә шуннан, минем татарча да белүемне ишетеп, керәшен кызы булумны аңлады җитәкчем. Һәм мине үз кафедрасына укырга алулары хакындагы яңалык белән сөендерде. Ике ел анда магистратурада укыдым, магистрлык десертациям керәшеннәрнең мәдәнияте белән бәйле иде, мин бүгенге көндә керәшен җырчылары, фольклор ансамбльләре эшчәнлеге белән таныштырдым. Шуннан, ассистентура-стажировкага кердем. Бүген, Аллага шөкер, мондагы дипломымны да якладым. Диплом эшем җиңел булды дия алмыйм, темасы –  «Вокальная педагогика. Винера Ганиева. Методика и практика» иде», – дип сөйләде Татьяна Ефремова.

Җырчыны чын күңелдән котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез!

Фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев