Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алина Насыйрова: “Нигез елый, нәни балалардай, тик теле юк әйтергә”

Мамадыш районының Дүсмәт авылында туып-үскән Алина Борисовнаның тагын берничә шигырен сезгә тәкъдим итәбез.

Ул хәзерге вакытта гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши.


“Тормыш иптэшем белэн ике бала устерәбез. Зур улыбыз Камил, 3нче класска, ә кечкенәбез Эмиль 1 гә бара. Бүгенге көндә ирем махсус хәрби операция зонасында.
Шигырьлэр язарга кечкенәдән яраттым. Башта үзем өчен генә җыеп бара идем. Хәзер инде төрле бәйрәмнәргә кирәк булганда, садик, мәктәпләргә бирерөчен язам һәм газеталарга да чыгаргалыйм. Шигырьләремне яратучылар аз тугел, укучылар төрле комментарийлар язып, сөендереп торалар"– диде Алина, 


Чишмәләргә төшәм су алырга

Чишмәләргә төшәм су алырга,
Эх салкын да аның сулары.
Тыңлагызчы, ишетәсезме сез?
Җыр суза бит матур кошлары.

Салмак кына итеп гуя сөйли,
Бу тормышның серле мизгелен.
Сайра кошым ,сайра таңга кадәр,
Искә төшер җүләр яшьлегем.

Шулчак йөрәк әллә нишләп китә,
Аңлатып та булмый ул хисне.
Әле генә яшьлек алда иде,
Хәзер инде менә ул үтте.

Кайчан гына булды икән бу хәл?
Курми калдым, сизми калдым хич.
Бәлки ялгышамдыр? Бу төш кенә…
Көтим әле, килер бәлки, кич.

Юк ялгышмыйм, яшьлек бары мизгел,
Бер була да, бутән кайтмый ул.
Елгалардай агып китә дә тиз,
Сулар кебек, кире акмый шул.



Бик яратам кыш айларын

Бик яратам кыш айларын,
Аклык-сафлык биргнгә.
Табигатьне серле итеп,
Энҗе карга күмгәнгә.

Куңелгә шундый рәхәтлек,
Кыш көннәре аламын.
Яратамын ачы җилен,
Каты чыккан буранын.

Сабыйлардай куанып йөрим
Салмак кына кар яуса.
Сихри көчләр биләп ала,
Йөрәкне тынлап баса.

Шундый якын куңелемә
Әллә кышын туганга.
Канатланып очам сыман,
Карлар яуып торганда.


Ялгыз өй
Ялгыз өйнең тәрәзләре ябык,
Капкасы да хәзер ачылмый.
Як-ягында чытырманлык үсә
Уты сүнгән, балкып ул тормый.

Нигез елый, нәни балалардай
Тик теле юк аны әйтергә.
Беркемгә дә кирәк түгел бу йорт
Килүче юк аны күрергә.

Кеше кебек ул да зарланадыр,
«Хәлемне дә белмиләр», – диеп.
Япа-ялгыз калган тау астында
Тора хәзер, тик башын иеп.

Ни әйтәсем килә дуслар сезгә?!
Туган йортыбызны без белик!
Еракларга чыгып китсәк тә без,
Нигезләрне һич тә җимермик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев