Алексей Колчеринга олы бүләкләр тапшырылды
Татарстан православие җәмәгатьчелегенең Казан духовная семинариясенең 300 еллыгына багышлап уздырылган форумында бер төркем хезмәткәр дәүләт бүләкләренә лаек булды.
21 ноябрьдәге бу форумның «Корстон»да булган пленар утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Ул, православие динен үстерүдәге олы хезмәтләре өчен, Татарстан Митрополиясенең һәм Казан семинариясенең бер төркем хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында семинариянең гомум чиркәү тарихы кафедрасы җитәкчесе протоиерей Алексий Колчерин да бар иде, ул «ТАССР төзелүгә — 100 ел» медаленә лаек булды.
Сүз уңаеннан, бу көнне Алла Анасының Казан иконасы кафедраль соборында узган келәүдән соң булган бүләкләү тантанасында Тихвин чиркәве настоятеле Алексий Колчеринга святитель Иннокентий Московскийның III дәрәҗә ордены тапшырылган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев