Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алексей Дмитриев: «Бәрәкәт»тә булу — студент өчен горурлык

26 октябрь көнне Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә, инде матур традициягә әверелгән «Беренче курс студенты көне» булды.

Беренче курс студентлары көне — мәктәпне тәмамлап, Казандагы уку йортларына кергән егетләр һәм кызлар өчен бик мөһим көн дип уйлыйм. Авыллардан килгән кичәге укучылар, зур шәһәргә күчкәч, югалып калырга мөмкин. Нәкъ менә шундый очракларны сирәгәйтер өчен, Республика керәшен оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге инде күп еллар беренче курста укучы керәшен студентлары көнен уздыра. Шул ук вакытта, бирегә җыелган яшьләрне үзләренең «Бәрәкәт» рәтләренә кабул итә.

Кичәнең рәсми өлешен "Бәрәкәт«нең җитәкчесе Алексей Дмитриев, ә җыелганнарның күбесе өчен Лёша дәдәй башлап җибәрде. Презентация форматында «Бәрәкәт» эшчәнлегенең төп юнәлешләре, командасы белән таныштырды ул. Алдагы елларда башкарылган эшләре, катнашкан конкурслары, үткәргән бәйрәмнәре турында сөйләп, әле яңа гына җырчы Җәкәү йортының бусагасын атлап керүче яшьләрне җәлеп итте. Бирегә беренче тапкыр килүче беренче курс студентларына һәм активистларга «Керәшен» язулы кружкалар да бүләк итте ул. 


— «Бәрәкәт» — ул чын гаилә. Дөрес, монда күп эшләргә кирәк, әмма "Бәрәкәт"тә булу — студент өчен зур горурлык, — диде Алексей. 

Барысы бергә 25ләп кеше җыелган иде. Бәйрәмнең кунаклары арасында "Айбагыр«лылар да бар күренде. Әле кайчан гына «Айбагыр» лагерендә ял иткән балалар инде беренче курс студентлары буларак, ә «беренчеләрне» хуплап торыр өчен, кайчандыр лагерьдә вожатыйлары булган дәдәйләре һәм түтиләре дә килгәннәр иде. Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, димәк, бу көн "беренчеләр"не генә түгел, олырак курстагыларны да җәлеп иткән, кичә беренче курста укучылар өчен булса да, бирегә инде 4 курс укып бетереп, магистраурада белем алучы егетләр дә, кайчандыр үзләре "Бәрәкәт«кә килгән, ә бүген инде кияүдә булган кызлар да җыелган иде. 


Казахстан керәшене дә килгән иде әле бәйрәмгә. Ул үзен өлешчә керәшен дип йөртә. Казахстанда туган, әмма тарихи туган җире Татарстанда, монда аның әби-бабалары яшәгән. Үзе инде 3 курста укысада, шушы кичә турында социаль челтәрләрдә күреп, дустын да алып килгән. 

Җыелган халыкның яшьләре төрле булса да, бөтен кешегә кызык булды. Республика керәшен оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлегендә булучылар, әле бу мөмкинлекләр дөньясы белән таныш булмаганнарга бөтен нечкәлекләрне сөйләделәр, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. 17-18 яшьлек егетләр һәм кызларның күзләре янып торды, алар шушы команданың бер өлеше булулары белән, һичшиксез, горурланалар. 

Кичә барышында яшьләргә берничә турлы уен тәкъдим ителде. Оештыручылар залдагыларга 3 төрле төстәге ленталар белән тулы савыттан бер тасма тартып чыгару мөмкинлеген бирделәр. Кемнең ленталары бер төстә, шулар командага җыелып, түгәрәк өстәл артына утыралар. Шулай итеп, оештыручылар катнашучыларны өч командага бүлделәр, уен башланып китте! 


Быелгы уеннар Республика керәшен оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлегенә багышланган иде. Сезнең өчен «Бәрәкәт» нәрсә, яшьләр бүлегенә нинди яңалыклар кертеп була, нинди яңа бәйрәмнәр уздырып була, төрле керәшеннәр өчен эшли торган оешмалар белән ничек хезмәттәшлек итеп була. Менә шундый сораулар күтәрелде бу кичәдә. Гади әңгәмә генә булмады ул, катнашучыларга кретивлыкларын эшләтеп, кәгазь битләрдә рәсемнәр ясый-ясый күрсәтеп аңлатырга һәм барлык җыелган кешеләр каршында үз проектларын якларга да кирәк иде. 


— Мин үзем Халыкара сервис көллиятенең 3 курсында укыйм. Кызганыч, шушы кичә турында 1 курста булганда ишетмәгәнмен. Чыннан да, 16-17 яшьтә калага килеп, мөстәкыйль тормыш алып барырга, яңа дуслар табырга, югалып калмаска бик кыен. Мондый җыеннар студентларга бик булыша дип уйлым. Монда дуслар да табып була, олырак активистлар да һәрчак булышырга әзер. Бүгенге көннән, мондый кичәләргә ешрак йөри башлыйм, — дип сөйләде кичә кунагы Настя Степанова. 


Уеннар бик кызу барды. Егетләр һәм кызлар күңелле ял итеп кенә калмыйча, керәшеннәргә кагылышлы белемнәрен дә арттырды. «Туганайлар» газетасы белән хезмәттәшлек вариантларын да барладылар алар. Активистлар әйткәнчә, «Туганайлар» бик әйбәт реклама мәйданы. Киләчәктә, үзләренең өр-яңа проектларын алар үзебезнең керәшен газетасы аша танытасылары килә икән. 
Азактан катнашучыларга бүләкләр таратылды, күмәк фото ясалды. Шулай ук, очрашуның иң көтелгән өлеше — лотерея уйнатылды. «Кряшен» дип язылган кепка, термос һәм толстовка үз ияләрен тапты. 

Бөтен уеннар, латереялар беткәч, җыелганнарның барысы да бер табын артына утырып, тәм-томнар белән рәхәтләнеп чәй эчтеләр. Кызык әйбер күп булмый, дигәндәй, һәрбер нәрсәнең ахыры була. Әмма менә мондый очрашулар соңгысы булмасын иде. Керәшен яшьләре гел шулай дус, тату, бердәм булып, яңа сәбәпләр табып, очрашып торсыннар. Яшьләрдә керәшеннәрнең киләчәге!

Фотолар авторы Лиана Самойлова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев