Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алабуганың «Ак каз» ансамбле 35 еллык юбилеен гөрләтте – фото, видео

Алабуга шәһәрендәге «Ак каз» керәшен халык фольклор ансамбленең 35 еллыгына багышланган кичә югары дәрәҗәдә узды.

Юбилейларга хас булганча, Алабуга мәдәният йортындагы бәйрәм дә җанга якын җыру-биюләргә, котлауларга, бүләкләргә бай булды. 

Бүләкләр дигәннән, юбилей сәхнәсенә чыгып, Алабуга керәшен җәмгыяте җитәкчесе Николай Мельников, мәдәният йорты директоры урынбасары Нелли Анекина котлап чыгыш ясадылар. Нелли Анекина, Алабуга башлыгы исеменнән, "Ак каз" ансамбленә Рәхмәт хаты һәм, олы итеп, 7 мең сумлык сертификат тапшырды. Аерым артистларга – "Ак каз" ансамбле җитәкчесе Нина Елизарева-Сәлимуллина, солистлар Римма Золотухина, Светлана Степанова, Мәүлия Данаева, Надежда Артамонова һәм Гөлсем Гайфетдиновага да зурлап, Рәхмәт хаты бирде. 

Моннан тыш, "Ак каз" ансамблендәге бердәнбер ир-егет – җырчы һәм думбырада оста уйнаучы Марат Муллаәхмәтов, солист Валентина Григорьева һәм җитәкчеләре җирле керәшен җәмгыятенең Рәхмәт хатына лаек булдылар.

Казаннан килгән олы кунак –"Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова да тамашачы каршына чыкты. "Ак каз" ансамблен республика керәшен иҗтимагый җәмгыяте җитәкчесе Иван Егоров һәм башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова исеменнән котлап, керәшен халык культурасын саклаудагы зур хезмәтләре өчен җитәкчелекнең Рәхмәт хатын тапшырды.

– "Ак каз" – зур фестивальләрдә һәм концертларда балкыган көчле ансамбль. Без "Ак каз" шикелле фольклор ансамбльләрдән җырулар өйрәнәбез, аларны яздыртып алабыз. Ансамбльнең киләчәге дә матур булсын, 40 һәм 45еллык юбилейлары да матур үтсен, – дип әйтүе үзе үк зур бәя.

Без, Тамара Баһаветдинова җитәкчелегендәге Түбән Кама керәшен җәмгыяте делегациясе дә "Ак каз" юбилеенда кунак буларак катнаштык. 

Сәхнәгә үзебезнең керәшен җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Эльмира Гыйльметдинова, "Сүрәкә" ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллина белән бергәләп чыгып котладык.

Алабугага һәрвакыт зур дулкынлану белән килүемне һәм аның сәбәбе – бу тарихи шәһәрдә беренчеләрдән булып керәшен җәмгыяте оешуда, туксанынчы елларда биредә искиткеч матур керәшен фестивальләре үтүендә икәнен сөйләдем:

– Ул елларда Алабуга керәшен җәмгыятен район администрациясе башлыгы урынбасары Людмила Григорьева җитәкләде. Керәшен бәйрәмнәрендә, кичәләрендә Алабуга админстрациясе башлыгы, керәшеннәргә зур хөрмәт белән караучы, җирле җәмгыять эшендә булышучы Илдар Ишков үзе дә катнаша иде. Шундый бәйрәмнәрнең берсенә Казаннан танылган җырчыларыбыз Георгий Ибушев, Галина Казанцева һәм республика югары советы депутаты, танылган язучы Туфан Миңнуллин да килгәннәр иде. Залда урыннарыбыз янәшә булып, Туфан абыйга сәхнәдә чыгыш ясаучы Иске Гришкин ансамбле турында сөйләп, "менә безнең чын керәшен киемнәре, җырлары, биюләре" дип аңлатып утырдым. Ул вакытта әле безнең халыкның бердәнбер Гришкин ансамбле генә бар чак. Туфан абыйның "Гөргери кияүләре"н язарга әзерләнеп йөргән вакытлары иде ул... "Ак каз"ның юбилей кичәсендә Алабуга керәшеннәре белән бәйле истәлекләр күңелдә яңарды... Алабуга районының хәзерге җитәкчеләре дә керәшеннәргә нәкъ шулай ук игътибар итәдер, булышадыр дип өметләнәм. 

Юбилей кичәсендә Алабуганың "Ак каз" ансамбленнән тыш, "Бәрмәнчек" дәүләт фолькор ансамбле, Казан шәһәренең Җәкәү җортыннан "Казансу" ансамбле (җит. Ләйсән Абакаева), Олы Шүрнәктән "Сүрәкә" ансамбле чыгыш ясады.

Алабугадан "Сәяр" бию төркеменең (җит. Әлфия Галимулина) керәшен бюен бүләк итүен дә ошаттык. Лилия һәм кечкенә Артем Чайниковларның җырларын да яратып тыңладык...

"Ак каз" ансамбленең 35 еллык юбилее кичәсеннән кайтышлый да әле Алабугада керәшен җәмгыяте, ансамбле оешкан еллар турында сөйләшеп кайттык. Тарихына кагылсак, Алабуга мәдәният училищесы укытучысы, үз студентларыннан керәшен ансамбле оештырган Владимир Мироваев та онытылырга тиеш түгел. 1992 елны Казан циркында уздырылган республика керәшен халык иҗаты фестивалендә Мироваев үзенең хатыны белән бергә чыгыш та ясаган иде. Алар керәшен җыруын җырладылар. 

Һәрнәрсә чагыштыруда гына күренә, диләр. Алабугадагы бу кичәдән үзебез өчен билгеле бер нәтиҗәләр дә ясадык. Түбән Камада үзебезнең җирле керәшен җәмгыятенә, гомумән, барлык керәшеннәргә дә муниципаль район башлыгы Рамил Муллин һәм аның командасы, башка җитәкчеләр тарафыннан хөрмәт, игътибар һәм югары дәрәҗәдә ярдәм булуына сөенеп кайттык.

Виктор ШАДРИН.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев