Җәкәү йортында әргәнчеләр бәйрәме булды
Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк республикабызның элгәреге керәшен көйләрен яшәтүче гармун осталарын үзенә җыйды.
Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган гармунчылар концертын зур фестивальләргә тиңләсәң дә артык булмас. Җәкәү йортының җанга рәхәтлек бирә торган атмосферасы, күбесе өлкән яшьтәге гармунчыларның туганнар мәҗлесендәгедәй иркен-җиңел итеп уйнаулары, залдагы тамашачыларның гармун көенә кушылып җырлаулары, уртага төшеп үз якларындагыча биеп китүләре — болар барысы бергә күңелләрне айкап алып, әллә кайларга алып китте...
Гармунчыларның да иң осталары җыелган: Балык Бистәсеннән — Юрий Гордеев, Зәйдән — Петр Утяганов, Марс Гуреев, Алексей Герасимов, Мамадыштан — Виктор Спиридонов, Александр Архипов, Станислав Сергеев, Борис Усачев, Сарманнан — Райлә Асанова, Теләчедән — Игнат Новиков, Иван Петров, Яңа Чишмәдән — Алексей Демидов, ә башкалабыз Казаннан — Азат Хөсәенов һәм Татьяна Васильева.
Алып баручылар — Татарстанны атказанган артисты Елена Григорьева белән Евгений Максимовның концерт башында ук «әргән» сүзенең элгәре халык арасында «гармун»ны аңлатуын, гармунда уйнаучыларны да әргәнчеләр дип йөртелгәнен телгә алып киттеләр.
Кич буе Җәкәү йортында элекке керәшен көйләре яңгыраганын истә тотсак, чыннан да, әргәнчеләр концертында булдык дип әйтерлек.
Мамадышның оста гармунчысы, тамашачы каршына беренче булып чыккан Виктор Спиридоновның керәшен көйләренә тезмә уйнавыннан башланган бу концертта әргәнчеләрне кат-кат чакырып чыгарып уйнаттылар. Станислав Сергеев уйнаганда, тамашачылар арасыннан «Комазан Башында без бу көйгә,«марича»дип, сигезле биюе бии идек», дип, уртага чыгып, биеп алучылар да булды. «Әти-әнисе дә, гаиләдәге 7 баланың барысы да гармунчы» дип, концертны алып баручылар Ананий Маловның (әдәби псевдонимы Ямаш Игәнәй) якташы — Срман районының Лке авылыннан Райлә Асанованы чакырдылар. Үзе уйнап, үзе җырлаучы Райләне озак алкышлады зал. Гомумән, бу кич әргәнчеләрнең көйләре, тамашачының җырулары һәм алкышлары белән үрелеп барды.
Элгәреге керәшен көйләреннән, җыруларыннан торган концертта заманча эстрада җырлары да яңгырады. Аларын Балык Бистәсе районыннан үзешчән композитор Юрий Гордеев башкарды. Аның «Бәхетем туган җирдә» дигән җырының сүзләрен безнең «Туганайлар» газетасы корреспонденты Фрида Закирова язган!
Сүз уңаеннан, әргәнчеләр чыгышын карап утыручы тамашчылар арасыннан танылган артист Аграфена Васильева үз хисләрен шунда ук шигъри юлларга салырга да җитеште:
Киң урамнар буйлап көй агыла,
Гармун сайрый, курай моңлана, —
Бабамнар мирасы бу моңнарда,
Халкымның мирасы — җырларда.
Бабайлардан калган бу мирасны
Кабул итеп алып кулларга,
Килер буыннарга тапшырабыз,
Маяк итеп барыр юлларга!
Республикабызның төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән җыелган әргәнчеләр, әнә шул рәвешле, талант ияләрен иҗатка рухландырып; ә гади тамашачыларга суык кышларда да әледән-әле искә төшеп, җаннарны җылытып торырлык онытылмас кич бүләк иттеләр.
Бүләк, дигәннән, әргәнчеләрнең үзләрен дә зурладылар. Кичә азагында, традиция буенча, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова чыгыш ясады. Ул элгәреләрдән күчеп килгән борынгы авыл көйләрен саклаучы, керәшенчә итеп уйнаучы өлкән яшьтәге гармунчыларның һәрберсен асылташ белән чагыштырды. Алар үзләренә алмаш әзерләрләр, балаларны, яшьләрне дә өйрәтерләр дигән өмет белдерде. Өлкәннәр көне уңаеннан котлап, республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров исеменнән, гармунчыларның һәрберсенә караоке җайланмасы бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев