26 апрель 2026 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов һәм татар җәмәгатьчелеге Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды
Чарада ТР Язучылар берлеге, Казан шәһәре хакимияте, ТР Министрлар Кабинеты вәкилләре, язучылар, артистлар, депутатлар һәм шагыйрьнең иҗатын сөючеләр, юбилей чараларына килгән күпсанлы кунаклар катнашты.
-
Якты Күлдә тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан, мәдәният йорты, китапханә һәм авыл җирлеге администрациясе хезмәткәрләре туган авылларының тыл хезмәтчәннәре белән җылы һәм тәэсирле очрашу оештырдылар.
-
Дуслык һәм хөрмәт: Үри Чаллысыннан Новиковлар гаиләсенең тормыш серләре
Балык Бистәсе районының Үри Чаллысыннан Василий һәм Мария Новиковлар гаиләсе 60 ел бергә гомер итәләр. Алар белән Бирдебәктән Евдокия Толстова таныштырды.
-
Шүрнәктә VI региональ фәнни-гамәли конференция үткән
Алабуга районының Шүрнәк мәктәбендә укучыларның тикшеренү һәм иҗади эшләре буенча VI региональ фәнни-гамәли конференция үтте.
-
Югары Пәнәчедә хәрбиләр өчен мендәрләр тегәләр
Зәй районында яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына төрле яклап ярдәм итүне дәвам итә.
-
Район үзәкләреннән ерак урнашкан авылларда күчмә даруханә пунктлары эшлиячәк
Дәүләт Думасы күчмә даруханә пунктлары турында закон кабул итте, документ икенче һәм өченче укылышны узды инде, дип хәбәр итә «Российская газета».
-
Файдалы киңәшләр
Көнкүрештә кирәге чыкмый калмас, саклап куегыз.