Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Район үзәкләреннән ерак урнашкан авылларда күчмә даруханә пунктлары эшлиячәк

Дәүләт Думасы күчмә даруханә пунктлары турында закон кабул итте, документ икенче һәм өченче укылышны узды инде, дип хәбәр итә «Российская газета».

Даруханәләр 2026 елның 1 сентябреннән «юлга кузгалырга» тиеш. Пилот проекты буларак, аны 3 ел сынап карарга уйлыйлар. Уңышлы узган очракта даими рәвештә гамәлгә керәчәк, дип ышандыра депутатлар.

Бер машина 50 авылга хезмәт күрсәтә ала, дип исәплиләр Дәүләт Думасында. Әмма автоаптекаларга таләпләр дә югары булырга тиеш. Даруларның машинаның аерым өлешендә, кирәкле температура режимында йөртелүе мәҗбүри.

Авыл халкы еш кирәк була торган даруларга гына түгел, рецепт буенча бирелә торганнарына да алдан заказ биреп куя алачак. Әмма искәрмә дә бар. Психотроп һәм наркотик матдәләр булган препаратлар, шулай ук иммунобиологик һәм радиофармацевтик чаралар, температура режимы унбиш градустан түбән булган дарулар, этил спирты өлеше егерме биш проценттан артык булган спиртлы препаратлар җибәрелмәячәк.

Ватаным Татарстан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев