Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Рөстәм Миңнеханов һәм татар җәмәгатьчелеге Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Чарада ТР Язучылар берлеге, Казан шәһәре хакимияте, ТР Министрлар Кабинеты вәкилләре, язучылар, артистлар, депутатлар һәм шагыйрьнең иҗатын сөючеләр, юбилей чараларына килгән күпсанлы кунаклар катнашты.

Бүген Г.Тукайның үз исемендәге скверда урнаштырылган һәйкәле янындагы бәйрәм тантанасы булды. Татарстанның дәүләт һәм фән эшлеклеләре,  Татарстан язучылар союзы членнары, Татарстан журналистлар союзындагылар һ.б. катнашты.  


Сәнгатъ осталары, сәләтле балалар чыгыш ясады. Алар  Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр. Халык җырларын башкардылар. Иң тантаналы мизгелләр - Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан дәүләт советы рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан дәүләт советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның һам башкаларның Тукай мирасын хөрмәтләп, һәйкәл постаментына чәчәкләр  салуы.

Г.Тукайның тууына 140 ел тулуга  багышланган байрәм  сәг. 11дә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында концерт белән дәвам итте. Анда быел Г.Тукай исемендәге  премия лауреатларын игълан ителде. Премияләр тапшырылды. Шигырь бәйрәме, узган елдан аермалы буларак,  үзенең традицион урынында - М.Җалил исемендәге опера һам балет  театры янәшәсендә, Г.Тукай һәйкәле янында узды.

Фото: Фирая Моратова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев