Зәй районында яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына төрле яклап ярдәм итүне дәвам итә.
Югары Пәнәче авылы хатын-кызлары махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен мендәрләр тегә. Алар бу эшне мәдәният йортында башкара.
Мендәрләрдән тыш, авыл халкы маскировка челтәрләре бәйлиләр, токмач кисәләр һәм сугышчылар өчен гуманитар ярдәм җыялар. Мендәрләргә фронтта ихтыяҗ зур, чөнки алар күп урын алмыйлар, аларны күчерү уңайлы, ә кирәк булса окопта яки блиндажда ятып ял итәргә дә мөмкин.

Фотолар мәдәният йортыннан.
Нет комментариев