Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Дуслык һәм хөрмәт: Үри Чаллысыннан Новиковлар гаиләсенең тормыш серләре

Балык Бистәсе районының Үри Чаллысыннан Василий һәм Мария Новиковлар гаиләсе 60 ел бергә гомер итәләр. Алар белән Бирдебәктән Евдокия Толстова таныштырды.

Василий һәм Мария Новиковлар 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Васек дәдәйнең кияүгә бармаган дини тутасы, Надя түтине дә алар яннарында яшәтәләр. Алар шатлыкта да, кайгы килгәндә дә гел бергә, тормыш сынауларын уртак итеп яшиләр. Еллар үткән саен аларның бер-берсенә хөрмәте арта гына бара, төрле хәлләр килеп чыкканда да алар бер-берсенә юл куялар, бер-берсен яклый, саклый беләләр.

Алар икесе дә сугыш чоры балалары. Тормыш сынауларына карамастан, алар гел яхшыга өмет итеп яшиләр, намуслы хезмәт итәләр, тормыштан ямь табалар. Гомер буе үзе сайлаган һөнәренә тугры булып Васек дәдәй фермада ат җигә, маллар ашата, җәен көтү көтә, буш вакытларында сыздырып гармунда уйный. Ә Мария түти 8 сыйныфны тәмамлагач, хезмәт юлын туган авылында Казаклар Чаллысында хат ташучы булып башлый. Кияүгә чыккач, сарык фермасында аннан Бирдебәк авылы фермасында кул белән 20-25сыер сава, Васек дәдәй белән бергә яшь бозаулар тәрбияли. Ул беркайчан да зарланмый. Ә бит тулы чиләк сөтне ферманың икенче башына илтергә, флягага салырга, кире кайтырга һәм эшне дәвам итәргә кирәк була.

Буш вакытларында Мария түти иманнар өйрәнә, тормыш иптәше, балалары-оныкларына, туганнарына багышлап шигырьләр иҗат итә. Авылда мәет озатырга йөри. Чиркәү бәйрәмнәрен берсен дә калдырмый, чиркәүдә иман укый.

«Тормышта төрле хәлләр була. Әмма үзеңне тота белергә, тормыш юлдашыңны хөрмәт итәргә, үпкә сакламаска кирәк. Әгәр дә шунда ук килешә алмасагыз, бер-береңә «суынырга» ирек бирергә кирәк. Аннары ачу-үпкәләрне онытып, бере- берең белән тынычлап сөйләшү хәерле», – дип яшь парларга киңәш бирә Мария түти

Бүгенге көндә аларның онык-оныкчыклары үсеп килә. Аларның шатлыкларына сөенеп, кадер-хөрмәткә, бәхет-шатлыкка төренеп, булышып гомер кичерә алар.

Фото: Евдокия Толстованың ВКонтакте битеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев