Файдалы киңәшләр
Төрледән-төрле

Файдалы киңәшләр

Көнкүрештә кирәге чыкмый калмас, саклап куегыз.

  • Суыткычта, сумкада яки башка савыттагы исне бетерү өчен кулланылмаган пакетлы чәй салып куярга кирәк.
  • Водород перекисын яраларны төзәтү өчен генә түгел, тапларны бетерү өчен дә кулланырга мөмкин.
  • Кырмыскалардан котылырга теләсәң, аларның җыелу урынына корица сибәргә кирәк.
  • Металлдан эшләнгән әйберләрне теш пастасы белән чистартырга мөмкин.
  • Кашык-чәнечкеләрне банан кабыгының эчке ягы белән сөртеп ялтыратырга була.
  • Бал организмдагы микробларны юкка чыгару үзлегенә ия.
  • Изелгән аспирин төймәсенә бер-ике тамчы су кушып, озынборын, черки тешләгән урынга сөртсәң, кычыту басылыр.
  • Чәй содасы белән тешләрнең сарысын бетерү бик җиңел.
  • Агач күмере бүлмәдәге начар исләрне җыя.
  • Пычак яхшы киссен өчен, уртага бөкләнгән фольга кисәргә кирәк.

Фото: «Туганайлар»

 


Нет комментариев