15 февраль 2025 яңалыклары
-
ВИДЕО: «Тумар» ансамбле кызлары борынгы керәшен җыруларына заманча сулыш өргән
Казандагы Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә иҗат итүче «Тумар» ансамбле кызлары: Илүзә Гаилуллина, Лиана Самойлова, Светлана Зянкулова.
-
Ленино егете - «әфганчы» Александр
Яңа Чишмә районының Ленино авылыннан Александр Арбузов — Әфганстандагы сугышчан хәрәкәтләр (1979-1989) ветераны.
-
Сәвәләйдә махсус хәрби операциядәге егетләргә токмач кистеләр
Бүгенге көндә хәрби операцияләрдә катнашучы егетләребезгә ярдәм күрсәтү – безнең барыбызның да бурычы.
-
Кызыл кызалаклар илендәге сугыш яралары: Мәлкән авылы җирлегеннән «әфган»да булган егетләр
Минзәлә районының Мәлкән авылы җирлеге Әфганстанда барган сугышчан хәрәкәтләргә үзенең алты улын озатты. Алар арасыннан Дамир Латыйпов әфган җирендә һәлак булды. Калган биш авылдашыбыз — Иван Гурьев, Радик Сизов, Альберт Упаев, Зөфәр Нәҗметдинов, Дамир Газетдинов, исән-сау әйләнеп кайттылар. Аларның өчесе — керәшен егетләре. Нәсел тамырлары Мәлкән авылына тоташкан, үзе Чаллы шәһәрендә туып-үскән Виктор Асанов та авылыбызның «әфганчы егетләре» сафын тулыландырды.
-
Социаль фонд бердәм пособие билгеләү кагыйдәләрендәге үзгәрешләр турында искәртте
Агымдагы елның гыйнварыннан бала табу һәм тәрбияләү (17 яшькә кадәр) өчен түләнә торган һәм йөкле хатыннарга бирелә торган айлык пособиене билгеләү кагыйдәләре үзгәрде. Бу хакта Россия Социаль фондының Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе бүлеге эксперты Елена Азанова «Радио 1» белән әңгәмә вакытында сөйләде .
-
Кече Җирекледән тыл хезмәтчәне Анастасия Григорьевага «Җиңүгә 80 ел» медале тапшырылды
2025 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Бу истәлекле дата хөрмәтенә Россия Президенты Владимир Путин «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медален тапшыруны гамәлгә кертте.
-
Христосны келәү өендә каршы алган көнгә үгет
Сретение – «Иске Закон» белән «Яңа Закон»ның (»Старый Завет» и «Новый Завет»), Симеон Богоприимец һәм тол хатын Аннаның Иисус Христос йөзендә Ходай белән очрашуы. Ул гади генә очрашуны түгел, ә кечкенәнең олы белән, ягъни кешенең Ходай белән очрашуын аңлата.
-
Владимир авылының «Талир тәңкә» ансамбле туган якларының борынгы мирасын саклый
Мамадыш районының Владимир авылында 2017 елны Галина Михайлова клуб җитәкчесе булып эшли башлагач оештырылган «Талир тәңкә» фольклор ансамбле керәшеннәрнең җыруларын һәм биюләрен өйрәнү белән шөгыльләнә.
-
Кабак төшенең файдасы: паразитларга каршы көрәшә, кан әйләнешен яхшырта
Кабак төше витаминнарга һәм файдалы матдәләргә бай. Аның составында 50дән артык микро- һәм макроэлемент бар.
-
15 февраль – Ходаебыз Иисус Христосны келәү өендә каршы алу көне - Сретение
Иисус Христос туып кырык көн үткәч, Изге Кыз Мария улын, закон боерыгы буенча, Ходай йортына алып килә. Чиркәүгә ике күгәрчен бирә.