Кызыл кызалаклар илендәге сугыш яралары: Мәлкән авылы җирлегеннән «әфган»да булган егетләр
Минзәлә районының Мәлкән авылы җирлеге Әфганстанда барган сугышчан хәрәкәтләргә үзенең алты улын озатты. Алар арасыннан Дамир Латыйпов әфган җирендә һәлак булды. Калган биш авылдашыбыз — Иван Гурьев, Радик Сизов, Альберт Упаев, Зөфәр Нәҗметдинов, Дамир Газетдинов, исән-сау әйләнеп кайттылар. Аларның өчесе — керәшен егетләре. Нәсел тамырлары Мәлкән авылына тоташкан, үзе Чаллы шәһәрендә туып-үскән Виктор Асанов та авылыбызның «әфганчы егетләре» сафын тулыландырды.
15 февраль — сугышчы-интернационалистлар көне. Әфганстанда барган сугышка совет гаскәрләре кертелүгә 45 елдан артык вакыт үтте. Безнең гаскәрләрнең соңгы колоннасы Әфганстан җиреннән чыгарылганга 36 ел тулды.
Безнең Минзәлә районындагы Мәлкән авылы җирлеге дә ул вакытта Әфганстанга үзенең алты улын озатты. Тамырлары авылыбызга тоташкан Виктор Асановны да кушып, барлыгы җиде егетебез кызыл кызалыклар иле булган Әфганстанда сугышчы-интернационалист бурычын үтәде.
Әфганстан... 1979-1989 елларда күпләрне тетрәндергән, аналарны улларыннан аерган, япь-яшь гомерләрне өзеп, тарихка афәтле еллар булып кереп калган урын ул. Анда киткән егетләр үзләренә төшкән зур сынауны интернациональ бурыч санап, намус белән үтәделәр. Солдат сугышны үзе сайламый, ул аны игълан да итми, ә антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы калып, командирлары приказын үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга бирелгәнлеге әнә шунда күренә.
Зур сугышлар үтә, ә тарих кала. Әфган сугышы да тарихка кереп калды. Бу сугыш безнең ил халкы өчен зур югалту — 15 меңгә якын кургаш табут, 50 меңгә якын хәбәрсез югалган солдат булып әйләнеп кайтты. Исән кайтканнар гомер буена төзәлмәс күңел җәрәхәте алды. Әфганстан җирендә Татарстан да үзенең 258 егетен югалтты.
Минзәлә районының Мәлкән авылы җирлеге Әфганстанда барган сугышчан хәрәкәтләргә үзенең алты улын озатты. Алар арасыннан Дамир Латыйпов әфган җирендә һәлак булды. Калган биш авылдашыбыз — Иван Гурьев, Радик Сизов, Альберт Упаев, Зөфәр Нәҗметдинов, Дамир Газетдинов, исән-сау әйләнеп кайттылар. Аларның өчесе — керәшен егетләре. Нәсел тамырлары Мәлкән авылына тоташкан, үзе Чаллы шәһәрендә туып-үскән Виктор Асанов та авылыбызның «әфганчы егетләре» сафын тулыландырды.
Әти-әнисенең теләк-догалары Иван Гурьевны ут эчендә исән-имин саклаган
1962 елның 14 августында Иван һәм Пелагия Гурьевларның өч балалы гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Әтисе Иван дәдәй гомере буена колхозда шофёр, тракторчы була, әнисе Палый түти төрле эштә йөри.
Яңа Мәлкән мәктәбендә укыганда, тыныч, сабыр, аз сүзле Иван башкалардан аерылып тормый. Мәктәпне тәмамлагач, шофёрлыкка укый. 1980 елда Совет Армиясе сафларына алына һәм Әфганстанга эләгә. Әфганстанның тау-ташлары, комлы чүлләрендә аңа куркыныч сугыш хәрәкәтләрендә катнашырга туры килә. Ләкин ул бу хакта сөйләргә, искә алырга яратмый. Әфганстанда ул 1982 елга кадәр хезмәт итә.
Әтисе Ваничка дәдәй белән Палый түти ул еллардаәфганчылар турында «Социалистик Татарстан» газетасында чыккан материалларны җыеп баралар. Шул язмаларның берсендә мондый юллар бар: «Хәрби хезмәткә сиксәненче елларда чакырылган егетләребезнең беришенә сынауларның бик ачысын, каһәрлесен үтәргә туры килде. Әфганстанның комлы чүлләре, шәрә таш кыялары, һәр яшеллектән ут сибәргә торган дошман — болар берсе дә тиз генә онытылмас. Бу дөньяга сөяргә, сөелергә, тормышны дәвам итәргә килгән меңнәрчә егет үзләренең интернациональ бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак булды...».
Бу юлларны укыганда Иванның әти-әнисе нинди хисләр кичергәннәрдер. Аларның теләк-догалары Иванны ут эчендә исән-имин саклап, туган авылына алып кайта.
Хәзерге вакытта Иван Гурьев Түбән Кама шәһәрендә яши, «Нижнекамскнефтехим»нан лаеклы ялга чыкса да, эшләвен дәвам итә. Аның бергә эшләүче хезмәттәшләренең дә 12 се — үзе кебек үк «әфганчы»лар.
Радик Сизов сугыш ветераны булган әтисеннән үзенең кайда эләгүен яшерә
Иске Мәлкән авылындагы Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Сизов гаиләсендәге җиденче, төпчек бала ул. Радик 1963 елның 23 апрелендә туа. Туган авылы мәктәбен тәмамлый. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында укыганда Совет Армиясе сафларына алына. Ул вакытта әтисе Микәй дәдәйгә 72 яшь була инде.
— Мин әле хәзер дә Әфганстанда үткәргән һәр көнне хәтерлим, — дип сөйли Радик Михайлович. — Бар кешегә дә билгеледер, Әфганстан турында сөйләү, өйдәгеләргә бу турыда хәбәр итү тыела иде.
Өлкән яшьтәге әти-әнисе башта улларының кайда хезмәт итүләрен дә белмиләр. Әтисенең сугышта алган тән яралары да, күңел яралары да кечкенәдән үк үзенә танышбулган Радик аларны борчырга теләми.
Радик сроклы хезмәтне башта Ерак Көнчыгышта үтә, аннан Әфганстан чикләренә якынрак җибәрелә. 1981 елны 580 кешедән торган төркем белән Әфганстанга җибәрелә, әнә шулай ут эченә эләгә.
—Тирә-якта пулялар сызгырган, дошман качып яткан таулар, кыялар. Чыдап булмаслык эсселек, шуңа карамастан сугышка әзерлек бара. Бу — Кандагар үзе иде инде, — дип искә ала әфганчы.
Һәлак булган иптәшләрен сагыну һәм ихтирам белән искә ала, «әфганчы»ларның исәннәре белән аралашып яши. Иң мөһиме, армия дуслыгы, ә ул Әфганстанда тагын да ныгый, чөнки үзләре төзегән землянкаларда 40ар кешегә яшәргә туры килә. Дошман оештырган «салют» астында ул яңа 1982, 1983 елларны каршылый.
Радик Михайлович — ике улына яхшы әти, апа-абыйларына кечелекле туган. Әти-әнисенең соңгы көннәренә кадәр ныклы таянычы, ярдәмчесе булып, Микәй дәдәй белән Суфия түтине соңгы юлга озатты. Озак еллар шәһәрнең газ оешмасында эшләп лаеклы ялга чыккан Радик Сизов Минзәлә шәһәрендә яшәсә дә, туган авылы белән арасын өзми.
Альберт Упаев 20 ай Әфганстандагы сугышчан хәрәкәтләрдә уздыра
1966 елның 16 октябрендә туган Альберт — Леонид дәдәй белән Галина түтинең сигез балалы зур семьясында дүртенче бала. 1973 елда Яңа Мәлкән мәктәбенең укырга керә. 1981 елда сигез класс тәмамлап, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында укый башлый. 1984 елның ноябрендә сроклы хәрби хезмәткә алына. Таҗикстан, Казахстан, Төрекмәнстан һәм Әфганстан... Ике еллык армия хезмәтенең 20 аен — 1985 елның апреленнән 1986 елның декабренә кадәр — Әфганстанда уздыра ул.
Армиядән кайткач гаилә кора, озак еллар Түбән Кама шәһәрендә яши. Моннан берничә ел элек Альберт Леонидович туган авылы Яңа Мәлкәнгә кайтып йорт салды. Табигать кочагында урнашкан матур өе ялларда һәм бәйрәмнәрдә балаларының, оныкларының тавышыннан гөрләп тора. Соңгы берничә елда ул, Түбән Камадагы эшеннән соң, көн дә 100 чакрым юл үтеп, туган авылына кайтып йөри.
— Безнең Яңа Мәлкәннән дә матуррак авыл җир йөзендә юк ул — ди утны-суны кичкән, өйләнеп өч егет үстергән һәм оныкларының яраткан бабасы булып, тыныч тормыш кадерен белеп яшәүче Альберт Упаев.
Виктор Асановлар разведротасы корал төялгән кәрваннарны юк итә
Бүгенге көндә Иске Мәлкәндә яшәүче Виктор Асанов Яр Чаллы шәһәрендә туа. Яр Чаллы хәрби комиссариаты тарафыннан 1983 елның 5 апрелендә Совет Армиясе сафларына чакырыла. Үзбәкстанның Фирганәдә хәрби өйрәнүләр узып, зенит-ракета комплексы атучысы белгечлеген ала.
1983 елның 22 июненнән 1985 елның 15 маена кадәр Әфганстандагы Пактия провинциясенең Гордез шәһәрендә урнашкан 56нчы аерым гвардия десант-штурм бригадасында разведчик булып хезмәт итә. Аларның бригадасы Пакистан чигендә урнаша. Корал һәм сугышчылар төяп, Әфганстанга агылучы кәрваннарны тоткарлау бурычы йөкләнә. 1985 елның көзендә Виктор хезмәт иткән разведрота тарафыннан, кораллар һәм сугышчылар белән Кабулга баручы 2 зур кәрван юк ителә. Виктор Асанов берничә тапкыр контузия ала.
Викторның әтисе Григорий дәдәй — Иске Мәлкән егете. Олыгайган көнендә гаиләләре авылда йорт салды һәм күченеп кайтты. Викторның инде әтисе дә, әнисе дә исән түгелләр. Яңа төзегән нигезендә яшәүче Виктор янына, үз гаиләләре, балалары белән улы һәм кызы һәрчак кайтып йөри. Виктор Григорьевич оныклары белән әвәрә килеп, үткән көннәрне искә төшермәскә тырышып, һәр туган яңа көнгә сөенеп, әкрен генә яшәп ята. Япь-яшь килеш "әфган сугышы"ның ут-ялкыннары аша үтү, тормышында булган вакыйгалар аны шуңа өйрәткән.
Лариса ӘХМӘТШИНА,
Минзәлә шәһәренең 3нче мәктәбе укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев