Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Христосны келәү өендә каршы алган көнгә үгет

Сретение – «Иске Закон» белән «Яңа Закон»ның (»Старый Завет» и «Новый Завет»), Симеон Богоприимец һәм тол хатын Аннаның Иисус Христос йөзендә Ходай белән очрашуы. Ул гади генә очрашуны түгел, ә кечкенәнең олы белән, ягъни кешенең Ходай белән очрашуын аңлата.

Үгет үзгәртелмичә, чиркәү-керәшен язуында бирелә. 

«Эй Ходай, Ӱзен ӓйткян буйынча, мин мяндяҥне тынычландырыб жибяряcеҥ…»

Бу сюзлярне Iерусалимдяге келяӱ ӧйӧндя Iисусъ Христосны карышы алган изге карт Симеонъ ӓткян. Моисей Законында кушылганны жиреня китерер ӧчӧн, Iосифъ белян Изге Марiя бала Iисусны тыугач кырыгынчы кӧннӧ келяӱ ӧйӧня алыб барганнар. Анда кюб жяшкя житкян бер Симеонъ атлы карт булган. Ул карт Алла княгялярен еврей теленнян грек теляня кючерергя сайланылган, 72 кешенеҥ берсе булган. Симеонъ карт Исаiя пагямбярнеҥ княгясен кючергян. Кючеря торгач, Коткарыучы кыздан тыуар диб жазыб калдырган сюзляргя житкян. Пагямбяр былай жазган: “Бер кыз буйга узыб, Ул тудырыр, Аҥар Еммануилъ диб ат куйылыр, Еманнуилъ дигяне – Алла безнеҥ белян дигян сюз”, - диб. Симеонъ мыны аҥный алмаган, шунныктан кюҥеленя шик тӧшӧб, Кыздан Бала ничек тусын, бу жаҥгыштыр, ир белмягян Кыздан Бала Тыумас диб, ул бу сюзлярне кырыб бетермякче булыб, кулына пычак алган: шул сяття пяриштя кюренеб, аҥар ӓйткян: “Эй Симеонъ, бу сюзлярнеҥ жиреня килгянен син ӱз кюзлярен белян кюрерсеҥ, шуны кюргянче торорсоҥ, кыздан тяннянеб тыуган Коткарыучыны кюрмей ӱлмяссеҥ,” дигян.

Эй туганнар, мына бӧгӧнгӧ кӧннӧ шушы эш жиреня килгян. Изге карт Симеонъ келяӱ ӧйӧня баргач, анда ул Анасы кулында жаткан Баланы кюргян. Святый Тын билгерткян буйынча, ул Кыздан тяннянеб тыуган Баланыҥ Коткарыучы икянен айырмачык белгян. Симеонъ Баланы кюргяч, бик сӧйӧнгян, Коткарыучыны кюреб бик кыуанган.

Эй туганнар! Симеонъ карт мыҥар нигя шул хатле сӧйӧндӧ икян? Шунныктан: казер аҥар ӱлемдя куркыныч теймягян, ул тынычлык белян теге дӧньягя кючярем диб ӧмӧтлянгян. Ӱлемнен кыуатын бетереӱче Ходайны ӱз кюзляре белян кюргяч, ул ӱлемнян нигя курыксын? Нигя аннан шиклянсен?

Эй Христосъ денен тотоучылар, инде уйлаб карыйык, ӱляр алдыннан Алланы кюрергя шул Симеонъ карт кына тейешле булды микян? Ул гна тынычлык белян теге дӧньягя кючте микян? Жук, бу тынычлык сауаблы кешелярнеҥ ӓр-кайсына адарынылган. Изге жазыуда: “Изге кешелярнеҥ жаннары Алла кулында”, диб ӓйтеля. Алай булгач, жалан Ходай ӧчӧн тороб, бар тормошобызны Аныҥ иркеня табшырырга тейеш. Дӧнья тынычлыгын уза телямейчен, тямнегеня артык сӧймягян, кюҥелебезне таза тотоб, Алла кушканны кылыб житкезергя тырышыйык, шулай итсяк, без дя ӓжӓлне тынычланыб, сӧйӧнӧч белян карышы алырбыз. Изгекле Алла Ӱзе ӓйткянчя, изге карт Симеонъ кюк без дя ӱляр алдыннан Ходай Алланыҥ Ӱзен, жя Аныҥ Изге Анасын, жя кюктя тороучыларныҥ берсен кюрмей калмабыз. Ӓгяр дя изгеляр тормошын укыб карасак, кюб габрятляр алырга мӧмким. Изге тормошлы арыу кешеляргя ӱляр сятлярендя Ходай Аллабызныҥ, жя кюктя тороучы изгелярнеҥ кюренгяннярен aлля ней хатле табарбыз.

Эй туганнар! Христосъ дене ӧчӧн каты азабларга чыдаб, иҥ элеке Аллага жанын биргян Стефанъ дiаконнын тормошын белеӱчелярегез дя бардыр, белмягяннярегез дя кюбтер. Ул ӱляр алдыннан Христосъ Аллабызнын Алла Атаныҥ уҥ жагыннан утырганын кюргян.

Эй туганнар! Ӓдямнярне сӧйӧӱче Ходай Ӱзенеҥ зур изгелегеннян, изге тормошлы кешеляргя куркынычлы ӱлем сятендя Ӱзе кюренеб, кюҥеллярен агылдырыб, жаннарына зур сӧйӧнӧчляр салырга ӓзер тора. Утлы кюмер кюк, кюзлярен акайтыб караб жатырга торган ачыккан арслан кюк, ӱкерешеб торган усал шайтаннардан Ӱзе килеб коткара. Аларныҥ жаннарын Ӱз кулына алыб, дoньядя бар читеннекляргя чыдаганнары ӧчӧн, аларга тулысы белян кайтара. Алла аларныҥ жаннарын Ӱзеня алганнан суҥ, жирдя калган, тяннярен дя шул кӧйӧ калдырмый. Алар шул жаннары белян дя Ӓҥар кызмят иткянняр, шунныктан Ходай аларнын жаннарын ней хатле изгелеген сала, дӧньядя калган тянняре арткылы да Ӱзенен зур кодрятлярен шул хатле кюрсятя. Алла Анасы Изге Кыз Марiя бу дӧньядян мяҥге рахятлеккя кючкяч, Анын изге тяне арткылы нейдей зур кодряляр булган! Анын изге жаны арыу тяненнян айырылгач, тямне, татлы эйес аҥкыб, бӧтӧн ӧй эче тулган, Алла пяриштяляренеҥ иман жырлаган тауышлары эшетелгян. Кюмергя диб алыб барган чагында ышанмаган кешелярнеҥ кюзляре кюрмясен диб, Анын изге тянен жакты болот чырмаб барган, кабергя куйгач, ӧчӧнчӧ кӧннӧ кюктяге рахятлеккя изге тяне да алынган. Христосъ Алла Ӱзенен Изге Анасынын тянен данналдырган кюк, бютян сауаблы кешелярнеҥ дя изге тянняре арткылы кюб кодрятляр кюрсяткян, мыҥар чаклы да кюрсятя. Инде Алланын бютян изге кешелярнен тяннярен кадерлягянен да караб карыйык. Февральнеҥ 6-нда искя алына торган изге Ксенiя чиркяӱдя келяӱ иткян чорда Аллага жанын биргян, ул ӱлеӱ белян бӧтӧн чиркяӱгя тямне, татлы эйес аҥкыган, тямне эйес белян чиркяӱ эче тулган, аннары гумерен теляк итеб торган бюлмясе ӧстӧндя жондоз алардан койолоб торган венецъ торган, анын уртасында кояштан да, жактырак жалтраб торган кач кюренгян, шул кач аныҥ тянен жиргя кюмгянче, анын гробы ӧстӧндя айырмачык билгеле булыб торган.

Алланыҥ изгелеге сауаблы кешеляргя мыныҥ белян гня дя бетмей, ӓммя бютян тӧрлӧ ур изгелекляр дя кюб кыла.

Изге Кыз Марiя бу дӧньядян кючкяч, ӧчӧнчӧ кӧннӧ апостоллар Гефсиманiя бакчасында ашаб утыралар икян, кюктя аларга Алла Анасы кюренеб, ӓйтеб житкезя алмаслык жакты эчендя, пяриштяляр уртасында тороб ӓйткян: “Сӧйӧнӧгӧз,” дигян. Изге Кыз Марiя кюк, бютян изгелярдян дя ӱзляренен кюктя сау кӧйӧ, тулы рахятлектя кыуанышыб торганнарын жирдягеляргя айырмачык билгерткян ӓӱлеяляр бик кюб.

Изге атабыз Iоаннъ Златоустныҥ тянен Комана каласыннан Царьградка китереб, собор чиркяӱеня алыб кергяч, ул тере кеше кюк кычкырыб ӓйткян: “Барыгызга да тынычлык булсын,” дигян. Алай булгач, туганнар, Симеонъ карт кна тынычлык белян теге дӧньягя ӱтмягян, ӓммя бютян бик кюб изге кешеляр дя тынычланыб, мяҥге рахят дӧньягя кючкянняр. Алар ӱлгян чагында да, ӱлгяннян суҥ да Алланы кюреӱ белян гня калмаганнар, ӓммя Алла кушкан буйынча, жирдя калган тянняре дя кюб кодрятляр кыларга кыуат алганнар.

Эй туганнар! Гумеребез ӱтеб, калдык сятляребез житеб, жаныбыз тянебездян айырылган чагында, безгя ней булыр икян? Мескен жаныбыз кай урынга куйылыр икян? Куркыб, калтраб, ней эшляргя белмей жӧдяб торганда, кюктягелярнен берсе-берсе кюренеб, жаныбызны жыуатыр микян? Алла Ходай, жя Аныҥ Изге Анасы, жя пяриштяляр килеб, ӱз бӧркяӱечляре белян бӧркяляр микян? Кара кюрмешле усал шайтаннар чырмаб алмаслар микян?

Эй Христосъ денен тотоучылар, бу эш турысында бик уйларга тырышыйык. Ӓжялне ӓзерлянмягян кӧйӧ карышы алыудан читен ич-бер эш жук, мыны барыбыз дя истя тотойок. Ӓжялне карышы алырга ничек ӓзерлянясе дисягез, изгеляргя карагыз, аларны исегезгя тӧшӧрӧгӧз, алар ӓзерлянгянчя, алар тырышканча тороб дӧньядан кючергя тырышыйык. Алар ӱлемне ич-тя исляреннян жибярмягянняр, кылган жазыкларына ӱкенеб, ӓлдян-ӓле тяӱбягя килгянняр, арыу эшляр кылыб, изге тороб, Аллага жараулы булыуны гна уйлаганнар.

Эй туганнар! Арыу тороб, сауаблы эшляр кылыб, Аллага жараулы булыб, гумер уздырырга без нейлектян тырыша алмыйбыз икян? Уйлаб карасаҥ, ис киткеч, кайсыларыбыз жазыкларына жалан ӱкенеӱ тӧгӧл, жылында бер табкар да Алла алдына килеб, священникъ карышысында тороб, жазыкларым кюбтян-кюб, былардан жолонойом, Алла алдында тяӱбягя килейем диб уйламый. Шулай итеб, ӱзен Христостан жырак тотоб, ӱлем сятен уйламыйчын, жанын мяҥге азабтан жоларга тырышмыйчын гумерен ӱткязя, Христосныҥ кадерле Тяненнян, кадерле Каныннан ӧлӧш алмый дӧньядя ӱтя. Эй мындыйларга бик жаман булыр! Христостан качкач, ӱлем сятендя безгя Христосъ ничек кюренсен? Жя изгелярен нейгя жибярсен? Бу хӓлляргя туры килгян кешеляргя бик жаман булыр. Карангы урын, мяҥге азаб, теш шыкырдатырдый урын аларны кӧтӧб тора.

Эй Христосъ денен тотоучылар, котолуыбыз Христоста булгач, Христостан жырак китмейек, тяӱбягя килеб, жазык aйтеб, жаныбызны жактыртыйык. Жазыклылар Кюк Падшалыгында кермягянне, жаман жаннар жомак рахятен алмаганны белгяч, жалан Христосъ белян торойок, ӓлдян-ӓле Ӓныҥ арыу Тяненнян, кадерле Каныннан ӧлӧш алыйык. Ӓля багыт булыр, ӱляр алдыннан тяӱбягя килсям дя жарар диб уйламыйык, жакшы, ӱляр сятебездя тяӱбягя килеб, жазыкларыбызга ӱкенергя багыт булса, ӓммя багыт булмаса, ней эшлярбез? Тяӱбягя килмей ӱлсяк, ней кюрербез? Быларны исебездя тотойок, ӱлгяннян суҥ тяӱбя жуклыкны онотмойок.

Эй чын денне тотоучылар! Чиркяӱ безне тяӱбягя килсенняр, жазыкларына ӱкенсенняр диб, кюҥелне жомошата торган сюзлярне: “Эй терелек Биреӱче, миҥа тяӱбя ишеген ач …”, дигян иманны жырлаб, безне уйга тӧшӧрӧргя чын кюҥеле белян тырыша. Алай булгач, аныҥ чакырыуына килейек, аныҥ ӓйтеӱен тыҥнаб, жазыкларыбызга ӱкенейек, жаманнан качыб, жакшыны кылыйык. Ӓжял килеб житяр, сиздермейчен, тойдормойчон жакыннашыб, ӱзенеҥ салкын кочагына алыб китяр. Эй Ходай, жазыкларыбыз ӧчӧн безне ӓрям итя кюрмя, ӓммя гумеребезне тяӱбягя килеб ӱткезеб, тынычлык белян дӧньядян ӱтеб, мяҥге рахят жомагына ӧлӧштяш булсак ыйы. Аминь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев