Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Далекие близкие

Нагайбәк укучылары өчен «Шишара» бәйрәме узды

Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районы Южный поселогы мәктәбе укучылары өчен, нагайбәк халкы культурасы һәм туган як тарихы белән танышу максатыннан, райондагы туган як музейлары буенча экскурсияләр оештырылган.

Беренче булып, аларны Остроленский поселогындагы музейга алып килгәннәр. Андагы бай экспозиция белән танышканнан соң, күрше Кассель поселогына юл тотканнар. Музей поселок мәдәният йортында урнашкан һәм берничә залдан тора. Укучылар зур кызыксыну белән экскурсоводның сүзләрен тыңлаган, нагайбәк халкы турында кызыклы фактлар, аларның көнкүреше белән танышкан. 

Экскурсиянең иң кызык өлеше чын мич янында узган. Чөнки укучылар, поселокның остабикәсе Татьяна Кузнецова җитәкчелегендә, нагайбәкләрнең милли ризыгы - "шишара" пешергәннәр. Мастер-класста һәр укучы да катнашып, әлеге ризыкны әзерләү нечкәлекләренә төшенгән. 

Очрашу чәй табыны артында тәмамланган. Укучылар җылы каршы алган музей хезмәткәрләренә һәм мастер-класс оештыручыларына рәхмәт әйтеп, кабат әти-әниләре белән дә музейга килүләрен вәгъдә иткән. 

Фото: Нагайбәк районының музейлар системасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев