Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Далекие близкие

Ерак карендәшләребез – нагайбәкләр турында фильм дөнья күрде (ВИДЕО)

«Блог-тур малые народы России» проекты берничә атна дәвамында Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районы буйлап сәяхәт итте.

"Блог-тур малые народы России" дип аталган популяр трэвел-проект Россия территориясендә яшәүче аз санлы халыклар турында фильмнар төшерә. Проектның чираттагы чыгарылышы безнең ерак карендәшләребез – Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районында көн күрүче нагайбәкләргә багышланган.

Нагайбәк районының Кассель, Остроленка, Фершемпенуаз һәм Париж поселокларында булып, әлеге кызыклы тарихлы халыкның көнкүреше, культурасы, традицияләре, милли киемнәре, аш-сулары турында белгәннәр.

Шулай ук, нагайбәкнең кызыклы шәхесләре белән дә аралашканнар. Мәсәлән, лаеклы ялдагы рус теле укытучысы, нагайбәк телендә өч китап, сүзлек авторы Ольга Барышникова нагайбәк графикасы, тел үзенчәлекләре турында бик күп кызыклы мәгълүмат биргән. Ә Любовь Таптеева рус җырларын нагайбәк теленә тәрҗемә итеп, шигырьләр иҗат итү белән шөгыльләнә икән. 

Бу һәм башка кызыклы фактларны фильмның үзеннән карап, белә аласыз. Фильмны түбәндә калдырабыз.

Блог-тур малые народы России

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев